Татар мәгарифе порталы
Чаллы белем сыйфаты буенча республикада югары позициядә тора. Укытучылар көне алдыннан (Россиядә 5 октябрьдә билгеләп үтелә) Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов Чаллы педагогларының казанышлары турында сөйләде.
Быел югары нәтиҗәләр өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев 26нчы гимназия директоры Андрей Сальниковны, шулай ук 56нчы мәктәп җитәкчесе Рәмзия Зәйнуллинаны 1 млн сумлык грант белән бүләкләде. «Шатлык» 1нче балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова һәм 15нче Балалар иҗат йорты директоры Светлана Грачева 500 мең сум грант алды.
Шулай ук, спикер сүзләренчә, быел шәһәр мәктәпләре педагоглары һәм җитәкчеләре әһәмиятле чараларда катнашкан һәм Россия, төбәк, шәһәр дәрәҗәсендә җиңүчеләр булган.
Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 76нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антон Ермаков һәм 78нче лицейның биология укытучысы Гөлзирә Сальникова 200 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
Татарстанның «Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында 26нчы гимназиянең физик культура укытучысы Станислав Казанкин, 79нчы лицей-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илнар Нәбиуллин, 19нчы мәктәпнең математика укытучысы Алсу Гарипова финалга чыкты.
«Укучыларның Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыюлары укытучының социаль статусын күтәрергә ярдәм итә. Быел шәһәрдә аларның саны 72, өч укучы икешәр фәннән 100 балл җыйган. Алар - 26нчы гимназиядән Ильяс Аетдинов һәм Егор Серединский, 56нчы мәктәптән Диана Бакирова», - дип сөйләде докладчы.