Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадага йомгак ясалды.
Гран-при Казанның «СОлНЦе» урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты укучысы Рәйсә Абдуллина, Башкортостан Республикасынның Уфа шәһәре №65 санлы татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстанда Кыргыз-Россия Славян университетында белем алучы 2 курс студенты Зөлфия Шәрәфетдиновага бирелде.
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.
Олимпиаданың дистанцион этабында Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан республикаларыннан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 12 меңнән артык укучы һәм студент катнаша. 17-20 апрель көннәрендә Казанда өч турдан торган йомгаклау этабы узды. Соңгы этапта 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент көч сынашты.
Олимпиада өч турдан тора: татар теле, әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма рәвештә һәм телдән биремнәр үтәү, «Татарстан - фән һәм мәгълүмати технологияләре теле» яки «Гаилә - буыннарның өзлексез элемтәсе» дигән темаларга проект эшләрен яклау. Шул өч турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнә.
Укучыларның эшләрен 30 галимнән торган жюри бәяли. Жюри комиссиясенең рәисе – Яр Чаллы дәүләт педогогик университетының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин.