Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Апуш» татар балалар театр студиясе 2024 нче елның 1-4 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган балалар театр коллективларының XXV Халыкара «Брянцев фестивале»ндә катнашты.
4 нче апрель көнне фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узды. 16 илдән һәм шәһәрдән килгән катнашучылар арасыннан «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле 1 нче урынга лаек дип табылды!
Җиңүчеләргә дипломны Санкт-Петербургның А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Сусанна Цирюк тапшырды.
Брянцев фестивале иң зур һәм абруйлы балалар фестивальләренең берсе, ул театр коллективларына үз хезмәттәшләренең спектакльләрен күрергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм һөнәри дәрәҗәләрен арттырырга, ә катнашучы балаларга сәләтләрен, иҗатларының нәтиҗәләрен киң аудиториягә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Катнашучылар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Белоруссия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск, Вологда, Мценск, Воронеж, Казан, Чиләбе, Севастополь, Яр Чаллы, Пенза һәм Озерецкое бистәсе якларыннан балалар театрлары бар иде. А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә 350гә якын яшь актерлар чыгыш ясады.
3 көн дәвамында барган фестивальдә катнашучылар төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән килгән театр коллективларының спектакльләрен карады, һәр көнне спектакльләрдән соң оештырылган түгәрәк өстәлләрдә театр белгечләре фикер алышты, үз киңәшләрен бирде.
Шулай ук профессионаллар төрле юнәлешләрдә остаханәләр дә алып барды:
- сәхнә теленнән мастер-классны актриса, Борис Щукин исемендәге Театраль институтның сәхнә теле кафедрасы профессоры, филология фәннәре кандидаты, Россинең атказанган мәдәният хезмәткәре, Көньяк Осетия Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Кабарда-Балкар республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия иҗтимагый тавыш академиясенең вице-президенты Мария Оссовская;
- заманча хореографидән мастер-классны Россиянең атказанган артисты, театр составында ике мәртәбә «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты иясе, «Алтын лира» премиясе лауреаты Владислав Морозов;
- актерлык осталыгыннан остаханәне театр, кино, телевидение һәм дубляж актрисасы, телевидение алып баручысы, юморист, җырчы, комик, Comedy Woman шоуының һәм «Фёдор Двинятин» КВН командасының экс-катнашучысы Наталия Медведева үткәрде.
Фестивальдән фотоларны https://drive.google.com/drive/folders/1FP-eVOx7EgerMmyCzRWNFfF4WNMJA-sJ... адресы буенча кереп карарга мөмкин.




