Татар мәгарифе порталы
«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә.
Россия Федерациясендә Гаилә елы, Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм Халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, IT-белгечләр, фәнни-педагогик хезмәткәрләр: укытучылар, аспирантлар, студентлар һ.б. чакырыла. Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре.
Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:
Конференция ике этапта уздырыла:
Конференциягә материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла.
Конференциядә катнашу өчен 2024 елның 5 февраленә 9:00 сәгатькә кадәр, https://forms.yandex.ru/cloud/659e82742530c2591def5685/ сылтамасы буенча анкетаны тутырырга, тезисны беркетергә һәм түләү квитанциясен беркетергә кирәк. Конференциядә онлайн катнашу мөмкинлеге дә бар.
ТУЛЫРАК: https://belem.ru/language-society-and-it-2024
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 705.25 KB |