Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!
2023 ел мәгариф системасы өчен бик зур яңалыклар , уңышлар, үсеш белән тарихта калачак. Педагог һәм остаз елы уңаеннан республикабызда да шактый күп эшләр башкарылды, укытучы һөнәренең дәрәҗәсе шушы бер ел дәверендә шактый күтәрелде.
2023 елда Белем радиосы да «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ белән берлектә "Рәхмәтем сиңа, Остазым" бәйгесен үткәрде. Татнетны үстерү фонды "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе кысаларында күп кенә укытучыларның һәм белем бирү учреждениеләренең интернет-проектларын халыкка танытты, ә аларның авторларына Казанда IT-Паркта үткәрелгән бүләкләү тантанасында дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. "Әдәби марафон" проекты кысаларында күп кенә укытучылар һәм мәктәп китапханәчеләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты, шул рәвешле татар телен һәм әдәбиятын саклауда шактый зур эш башкарылды.
Февраль аенда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе кысаларында мәгариф системасында IT-технологияләр куллану мәсьәләсе шактый тирән каралды. Әле күптән түгел "Белем альманахы"ның өченче саны әзер булды.
Киләсе 2024 ел да шулай ук мөһим ел булачак. Россиядә киләсе ел Гаилә елы буларак игълан ителде, ә республикабызда, моңа өстәп, фәнни-техник үсешкә зур игътибар биреләчәк.
Хөрмәтле кулланучылар!
Сезгә безнең белән ел дәвамында бергә булган өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Порталыбыздагы мәгълүмат сезне уңышларга илтсен, һәрдаим файдалы мәгълүматларны вакытында сезгә ирештереп барырга насыйп булсын!
Яңа ел котлы булсын!.