Татар мәгарифе порталы
Россия Мәгариф министрлыгы федераль дәреслекләрнең яңа исемлеген әзерли. Республика анда татар теленнән өстәмә ярдәмлекләр кертелүен көтә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Россия Мәгариф министрлыгы федераль дәреслекләрнең яңа исемлеген әзерли. Туган телләр буенча яңа уку-методик комплекслар кертелүен көтәбез. Исемлек ел саен яңартыла, бу момент Татарстан өчен бик җитди, чөнки без анда татар теле буенча яңа дәреслекләребезне һәм башка фәннәрдән тәрҗемә ителгәннәрне кертергә телибез», — дип билгеләп үтте министр.
Һадиуллин исемлеккә нәкъ менә башка фәннәр буенча тәрҗемә ителгән дәреслекләрне кертүнең катлаулы булуына игътибарны юнәлтте. Андый билгеләмә юк, ләкин алар Россия халыклары телләрендә нәшер ителгән дәреслек буларак тәкъдим ителә.
Быел Татарстанда 2 меңнән артык укучы туган телдән төп дәүләт имтиханы тапшырган, әмма Һадиуллин фикеренчә, бу күрсәткеч җитәрлек түгел һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.
Шулай ук утырышта якшәмбе мәктәпләренең эше турында фикер алыштылар. Анда балалар үз халыкларының мәдәниятен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек ала. Кагыйдә буларак, алар Халыклар дуслыгы йорты базасында эшчәнлек алып бара.
Шулай ук өстәмә белем бирүнең персональләштерелгән исәп-хисабын кертү дә мөһим мәсьәлә булып тора. Хәзер учреждениеләр сертификатлар бирергә, программалар түләүле булырга тиеш. Бу исә туган телне өйрәнергә теләүчеләр исемлеген шактый киметергә мөмкин, дип өстәде ул.