Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Иң яхшы мәктәп ашханәсе» бөтенроссия конкурсында Казаннан 169 нчы мәктәп беренче урынны яулады. Бүләкләү бүген Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында узды. Җиңүчеләргә бүләкне РФ мәгариф министры урынбасары Андрей Николаев тапшырды. ТР башкаласы мәктәбендә туклану Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан оештырылган.
Конкурста 25 меңнән артык мәктәп катнашкан, ә бу илнең барлык гомуми белем бирү учреждениеләренең яртысыннан артыгы. Төбәк этаплары 77 субъектта узды. Финалга 68 төбәктән 400 дән артык катнашучы чыкты, алар Владикавказда очраштылар, анда өч көн дәвамында – 10-12 нче ноябрьдә – конкурс ризыклары әзерләделәр. Мәсәлән, 169 нчы мәктәп командасы мәктәп аш-су осталарының кулинар көрәшендә көч сынашты, «Мәктәп туклануы 3.0» тематик өстәлләрен тәкъдим итте, «Ата-анадан өч сорау» блиц-турнирында җавап бирде, шулай ук «Имин азык блогы» квест-практикумын узды. Суперфиналда коллектив үз мәктәбе укучыларының туклануын камилләштерү перспективалары турында сөйләде.
Нәтиҗәдә жюри Казан мәктәбе командасына «Миллион халкы булган шәһәрнең иң яхшы мәктәп ашханәсе» номинациясендә беренче урынны бирде. Җиңүчеләрне игълан итү һәм аларны бүләкләү бүген Мәскәүдә узды.
«Бөтенроссия конкурсында җиңү – ул югары дәрәҗәдә танылу. Мондый конкурслар һөнәри осталыкны арттырырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Мәктәптә туклану мәсьәләләренә федераль дәрәҗәдә игътибар бирелүе бик яхшы. Безнең төп бурычыбыз – балаларны тәмле һәм файдалы ризык белән туендыру, барлык укучыларны сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итү. Һәм, әлбәттә инде, мондый конкурслар пешекче һөнәренең абруен күтәрә, яңа офыклар ача, тормышта үз урыныңны табу өчен менә дигән перспектива бирә», - дип саный Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.
Конкурста 169 нчы мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Лариса Гыйниятуллина, җитештерү мөдире Зөбәрҗәт Шәфигуллина, пешекче Инзилә Мәүлетова һәм директор урынбасары Светлана Хәкимова катнашты.
Искәртеп узабыз, Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 307 мәктәптә һәм Татарстан башкаласының һәм республика районнарының 685 балалар бакчасында туклану оештыра. Барлыгы 300 меңнән артык кешене көн саен ризык белән тәэмин итәләр. Республика башкаласында туклану 194 мәктәп азык-төлек нокталарында оештырылган.
Бу Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты өчен беренче мактаулы бүләк түгел, әмма мондый югары исемнәр яуланмаган. Шундый ук конкурста 2022 елда 159 нчы лицей – икенче, ә 2021 елда 125 нче гимназия өченче урынны яулаган.