Татар мәгарифе порталы
Ел да уза торган «Планета киләчәге” исемле халыкара конкурс-фестивальнең чираттагы – бишенчесендә катнашу өчен теркәлү старт ала.
Фестиваль 2004 елдан бирле үткәрелә. Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче яшь талантларны табу, балалар һәм үсмерләр иҗатына ярдәм итү, балаларны эстетик һәм әхлакый яктан тәрбияләү - әлеге бәйгенең төп максаты. Фестивальдә 5 яшьтән алып 25кә кадәр кызлар-егетләр катнашырга мөмкин.
Башка еллардан аермалы буларак, 2009 елның 30нчы март-4нче апрель дәвамында узачак фестивальгә бу юлы номинацияләр һәм жанрлар төрлелеге хас. Өстәвенә, яшь буенча да төркемнәр күп каралган. Әйтик, кайбер номинацияләрдә ярыш 5 төркемгә бүленеп барачак. Кайбер төп юнәлешләрне санап китик: вокал, хор белән җырлау, драматик театр, мода театры, оригиналь жанр һ.б. Чара Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.
«Гран-при» ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары, дипломант һәм катнашучылар диплом ала. Макхсус “Директор призы” да каралган. Аңа лаек булган бәхетле яисә бәхетлеләр “Планета киләчәге” Халыкара фестиваль-конкурсына, киләсе елның июнь аенда Анапа шәһәрендә узачак “Йолдызлы җәй” фестиваленә юллама алачак.
Тулырак мәгълүмат (теркәлү тәртибе, гариза формасы һәм башка таләпләр) беркетелгән файлда.
Чыганак: www.gazeta.ksu.ru
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 44.5 KB |