Татар мәгарифе порталы
Халыкара Үсеш Институты үзенчәлекле бәйге тәкъдим итә. “Минем университет” мәгариф проекты кысаларында “Иң яхшы Яңа Ел открыткасы” дигән ярыш уздыра.
Максаты – мәгарифтә формаль булмаган иҗади ысулны тормышка ашыру, проектлар төзү һ.б.
Бәйге дүрт номинациядә барачак:
1. Мәгарифкә багышланган иң яхшы Яңа Ел открыткасы (jpg яисә gif форматында);
2. flash форматында мәгарифкә багышланган иң яхшы Яңа Ел открыткасы;
3. Проектлар эшләү һәм аларны тормышка ашыру өчен финанслау чыганагын табуга (фандрайзинг) багышланган Яңа Ел открыткасы (jpg яисә gif форматында);
4. flash форматында проектлар эшләү һәм аларны тормышка ашыру өчен финанслау чыганагын табуга (фандрайзинг) багышланган Яңа Ел открыткасы.
Чарада яше, белеме, кайда эшләвенә карамастан, бар кеше катнаша ала. Иң мөһиме мәгарифкә, иҗади эшкә мәхәббәт булу кирәк.
Бәйге ике этапта уза:
1. Беренче этап – 06-26.12.2008 – эшләрне тәкъдим итү,
2. Икенче этап – 27-30.12.2008 – нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
Гариза һәм иҗади эшләр агымдагы елның 26нчы декабренә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат (гариза үрнәге, таләпләр) түбәндәге сылтама буенча: www.moi-universitet.ru/ecard/
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Тәвәкәллә! Өстәвенә, Яңа Ел бәйрәмнәре дәвамында иң яхшы дип табылган эшләр, автор исемнәре күрсәтелеп, www.moi-universitet.ru сайтында эленеп торачак.