Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Белем.руда укучыларыбыз өчен кызык булырдай олимпиада, викторина, конкурслар турында хәбәр итүне дәвам итәбез. Билгеле, бу чараларның виртуаль формада үткәннәре сезне аеруча кызыксындыра. Мондый бәйгеләрнең кызлар малайлар өчен уңай яклары бик күп. Компьютер, Интернет челтәренә чыгу мөмкинлегең генә булсын. Җир шарының әллә кайсы шәһәрләрендә уздырылган олимпиадаларга сиңа юл ачылачак. Бүген шундыйларның тагын берсен тәкъдим итәбез. Исеме - дистанцион эколого-биологик викторина. Проект 1996 елдан бирле эшләп килә.
Проектның фәнни җитәкчесе - Александр Ошмарин Петрович, биология фәннәре кандидаты, мәктәп укучылары өчен фәнни-популяр китаплар авторы.
Викторинаның беренче туры инде тәмам. Бирелгән сорауларга җаваплар җибәрелгән, алар тикшерелгән, баллар билгеләнгән. Кызыклы мәгълүмат, биредә татарстанлылар да катнашмый калмаганнар. Алабугадан “Терра” командасы 12 балл, Казаннан “Био” (М.С. Устинова исемендәге 102нче мәктәп) - 10, Биектаудан “Иона” һәм “Лесовичок” 11 һәм 12шәр балл, Яшел Үзәннең “Биоэрудит”лары 11 балл җыйган. Барысын да ихлас тәбриклим. Ник дигәндә, биредә иң зур балл - 13. Безнең укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә үзегез нәтиҗә чыгарыгыз.
Зур сюрприз! 10-30 ноябрьдә викторина II тур катнашучыларын көтә. Ягъни чарада I турыннан ук катнашу таләп ителми. Моның өчен online (www.edu.yar.ru)теркәлү узу сорала. I тур катнашучылары исә теркәлүләрен янә дәлилләргә тиеш (www.edu.yar.ru).
I турда катнашмаган командалар визитка әзерләргә тиеш була. Ул нидә гыйбарәт? Бу - сезнең командагыз визиткасының электрон презентациясе. Текст форматындагы визиткаларны электрон почта аша җибәрергә кирәк.
2нче декабрьдә катнашучы командалар викторинаның II тур биремнәренә “ачкыч” алачак. Ә инде 2-4нче декабрьдә online режимда җаваплар кабул ителә башлый. 16нчы декабрьдә чираттагы турга нәтиҗәләр чыгарылачак.
Эш барышында туган барлык сорауларны проектның форумында калдырырга мөмкин: http://forum.edu.yar.ru. Тулырак мәгълүмат алыр өчен сылтама: www.edu.yar.ru