Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан китапханәләре үз укучылары өчен күпсанлы онлайн проектлар башлап җибәрде – иң яхшы әдәбият сайлау буенча тәкъдимнәр, лекцияләр, белем бирү программалары, иҗади очрашулар. Шулай ук мәгълүмати ресурлардан да куллану бушлай. Актуаль мәгълүмат даими рәвештә китапханәләрнең сайтларында, социаль челтәрләренең рәсми битләрендә басылып тора.
Республика Милли китапханәсе
Бу көннәрдә Республиканың Милли китапханәсе укучыларга онлайн режимда гына хезмәт күрсәтә. Аның рәсми сайтында (http://kitaphane.tatarstan.ru) барлык теләүчеләр дә күптөрле мәгълүмати хезмәтләрдән бушлай файдалана ала:
- Электрон каталог
- Белешмә-мәгълүмат ресурслары
- «Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте
- Электрон документлар алу
- Виртуаль күргәзмәләр
- Электрон китапханә
Соңгы бүлеккә берничә тематик электрон коллекция кертелгән: Меңьеллык Казан.
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре:
- белешмәлекләр (рус телендә, татар телендә, инглиз телендә),
- Бөек Җиңү. Татарстан язучылары - Бөек Ватан сугышында катнашучылар,
- Татарстан: 2020 елның истәлекле даталары календаре.
Моннан тыш, укучылар шәһәребезнең иң матур биналарыннан берсе булган китапханәнең төп бинасы буенча видеоэкскурсиядә була алалар. Шулай ук китапханә тарихын белергә мөмкинлек бар.
Укучылар хокукый мәгълүмат үзәге битендә дә хезмәтләрдән файдалана ала.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсен социаль челтәрләрдә дә табып була:
Республика яшүсмерләр китапханәсе
Республика яшүсмерләр китапханәсе үз укучыларына читтән торып хезмәт күрсәтүнең төрле формаларын тәкъдим итә. Китапханә фондларында саклана торган китаплар турында мәгълүматны электрон каталог аша алырга мөмкин. Учреждениенең рәсми сайтындагы «Укырга киңәш итәбез» бүлегендә әдәби яңалыклар белән танышырга һәм аларның буктрейлерларын карарга мөмкин.
Моннан тыш, укучылар татар драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Үзебез сайлаган язмыш» төбәкара акциясендә катнаша ала. Катнашучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укып, чыгышларын социаль челтәрләрдә урнаштыра. Акция нәтиҗәләре буенча оештыручылар укучылардан килгән видеороликлардан видеофильм ясарга планлаштыра.
Учреждениенең Youtube-каналында китапханә буенча виртуаль экскурсиядә булырга, бүлекләр эше белән танышырга, монотипия буенча мастер-класста катнашырга, китаплар һәм юбиляр язучылар турында мәгълүмат алырга, «Пушкинны бергә укыйбыз» дигән халыкара акциягә кушылырга мөмкин.
Китапханә видеоколлекциясендә фильмнар да бар:
- Китапка караш. Рәссам Ольга Сушкова тормышыннан
- Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган буыннар очрашуы
Республика балалар китапханәсе
Республика балалар китапханәсе яшь укучылар өчен танып-белү онлайн-программалары циклы әзерләде (0-14):
- Кычкырып китап уку;
- Музыкаль әңгәмәләр;
- Китап белән иҗади аралашу сәгате;
- Фәнни-методик бүлек һәм ТР муниципаль балалар китапханәләре белән эшләү хезмәткәрләренең семинарлары һәм акцияләре.
Китапханә хезмәткәрләре кулланучыларның сорауларына «Китапханәчедән сора» виртуаль белешмә хезмәте аша һәм учреждениенең социаль челтәрләрендә җавап бирергә әзер.
Абонемент хезмәте туктатылганнан соң (укучыларга өйгә һәм китапханәара абонемент буенча басмалар бирүгә кагылышлы) китапларны кире кайтару вакытын электрон почта аша озайтырга була.
Моннан тыш, учреждение сайтында Россия дәүләт балалар китапханәсенең танып-белү проектларына сылтамалар табарга мөмкин.
Күрмәүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсе
Күрмәүче инвалидлар өчен Россия онлайн-китапханәсеннән аудиокитаплар алу https://rsbsrt.ru сайты аша оештырыла. Биредә шулай ук махсус китапханәнең аудио форматындагы үз басмалары, татар телендәге китаплары, тәрҗемә әдәбияты, туган якны өйрәнү китаплары һ.б. күрсәтелгән.
Китапларны http://av3715.ru сайты аша да йөкләргә мөмкин (шул исәптән татар телендә).
Китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан күрмәүчеләрнең электрон елъязмасын тулыландыру буенча да зур эш алып бара.
Кулланучылар өчен түбәндәге хезмәтләр дә ачык:
- электрон каталог
- «Пилигрим» аудиожурналы
- танылган күрмәүчеләргә багышланган электрон презентацияләр
- онлайн-тифлокинотеатр - тифлокомментарийлы фильмнар һәм ресурсларга сылтамалар китапханә сайтында, шулай ук ВКонтакте һәм Фейсбукта. Кинотеатр атнага берничә тапкыр яңа фильмнар һәм тифлокомментарийлар белән тулыландырыла.
Тематик чаралар планы:
- 3.04.2020 - 4.04.2020 - «Дорогу осилит идущий». Күренекле журналист, язучы, шагыйрь, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы Аркадий Аркадьевич Троепольскийның тууына 95 ел тулуга багышланган онлайн-марафон.
- 5-7 апрель - «Татарстан минем Туган җирем». Китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары күрмәүче авторларның Татарстан турындагы шигырьләрен укыячак.
- Начар күрүчеләр өчен сайтта көн саен Татарстан, Россия һәм дөньяның эре музейлары буенча виртуаль онлайн-экскурсияләргә, республиканың театр һәм мәдәният учреждениеләре спектакльләренә һәм концертларына сылтамалар куелачак.
Барлык чаралар да https://rsbsrt.ru/ сайтында ачык һәм өстәмә рәвештә социаль челтәрләрдә анонсланачак: