Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2нче марттан алып 4нче мартка кадәр Казанда Яшь укытучылар өчен III Республикакүләм укытучылар мәктәбе уздырылды.
Әлеге чара өченче ел рәттән республика мәгариф һәм фән эшчеләренең профсоюз оешмасы, Татарстан Республикасының Яшь педагоглар Советы тарафыннан оештырыла. Мәктәптә 100 яшь профессионал катнаша. Татарстан укытучыларының шәхси үсеше һәм һөнәрдә яңа белемнәр туплау – чараның төп максатлары булып тора.
Яшь белгечләрнең ачышларыннан берсе – Казан Федераль Университетының Психология һәм мәгариф институты студентлары күрсәткән «МДЖ» форум-театры. Әлеге форум-театр үз эшен 2016нчы елны башлап җибәрә (проект җитәкчеләре профессор В.Г. Закирова, ассистент Л.Р.Каюмова). Өч хәреф астында һәрберебезгә таныш булган «Мир, дружба и жвачка!» яшеренә. Театр атамасы шаян булуга карамастан, студент кызлар бик җитди сораулар күтәрә: булачак укытучылар дөньядагы Тынычлык һәм Дуслык турында кайгырта.
Ике ел дәверендә «МДЖ» форум-театры Татарстан Республикасының Яшь педагоглар Советының актив партнеры булып тора. Республикакүләм укытучылар мәктәбендә актив катнашуга кадәр элеге дуслык тарфыннан 2017 елның 29нчы ноябрендә “Ребенок в Сети” форсайт-сессиясе уздырылды.
Яшь укытучылар мәктәбендә форум-театр үз чыгышы белән балалар суициды, интернеттагы куркынычсызлык һәм баладагы ялгызлык хисе проблемаларын күтәрә. Ялгыз һәм тормыш сорауларында адашкан бала белән булган вакыйга сәхнәләштерелүе тамашачыларны тетрәндерә: чыгышның форум өлешендә тамашачылар актив эшли, мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим итә, үзләрен артист ролендә тикшерә ала.
Форум-театр актерлары Мәктәпкә җылы мөнәсәбәт һәм яшь укытучыларның актив катнашуы өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр. Уртак уздырылган чаралар безнең проектны үстерергә, камилләштерергә һәм алдыбызда яңа максатлар куярга ярдәм итә. Һөнәр диңгезендә бер-беребезгә уңышлар теләп, форум-театр Татарстан Республикасының Яшь педагоглар Советы белән дуслык-хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам иттерергә килеште.
Венера Закирова, Лейсан Каюмова, Регина Назимова, Әлфия Гайсина