Татар мәгарифе порталы
Сез монда
29 ноябрь көнне Казан Федераль университетының Психология һәм мәгариф институты үзендә кунаклар кабул итте. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү күнекмәләре үзәгендә "Интеренет челтәрендәге бала" темасына багышланган форсайт-сессия узды. Әлеге аралашу майданчыгы үзенең уникаль төре белән дә, шушы эшкә нигез салга яклар төрлелеге белән дә кызыклы. Чараның махсус кунаклары һәм экспертлары: Яшь укытучылар советы рәисе Кәримов Рөстәм Айрат улы, филологик фәннәр кандидаты Камалова Лера Әхтәм кызы, Татарстан Антитеррор комиссия яшь ярдәмчесе Антонов Евгений Андреевич һәм Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы вәкиле Иванова Марина Анатольевна.
Әлеге чараның беренче өлешендә катнашучылар педагогик кейслар чиште. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: скайп аша безнең белән Абай исемендәге Казахстанның милли мәгариф университет студентлары элемтәдә торды. Күпме чакрымнар аша яшәүче дусларыбызның фикерләрен ишетү безгә бик кызык булды. Команда эшен яклагач, жюри мәсьәләнәнең гади күзгә күренмәгән юлларын табарга булышты, файдалы киңәшләр бирде. Мисал өчен,челтәрдәге куркынычсызлык сагында торган Марина Анатольевна киберспортның уңай яклары белән килешергә чакырды.
Чараның икенче өлешендә исә Казан федераль университет психология һәм мәгариф институты ассистент Каюмова Ләйсән җитәкчелегендәге форум-театры чыгыш ясады. 17.1-609, 17.1-610 группа студент кызлары шулай ук баланың куркыныч халәтенә багышланган тамаша күрсәтте күрсәтте. Антоганист персонажлар белән аралашу күнекмәләрен тамашачылар бик теләп тикшерде. Ике очракта да педагогик мәсьәләдәге баш геройлар җылы сүзгә һәм игътибарга сусап яшиләр. Димәк, балаларны "иң элек яратырга һәм аларның хаталарын гафу итә белергә кирәк" дигән фикергә килдек без. Кыскача әйткәндә, көн файдалы һәм шул ук вакытта бик кызык узды. Әлеге чара ел саен уздырылыр дигән өметтә калабыз!
Закирова В.Г., Каюмова Л.Р., Гайсина А.Ф.