Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Әкият” Татар дәүләт курчак театрында 24, 25, 29 ноябрь көннәрендә “Өрә белмәгән көчек” әкиятенең премьерасы була. Бүген “Әкият” курчак театрында премьера алдыннан спектакль журналистлар өчен махсус күрсәтелде.
“Өрә белмәгән көчек” әкиятен карарга "Әкият" курчак театрының директоры Роза Яппарова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, язучы Ркаил Зәйдулла, театр белгече Нияз Игъламов һ.б. килгән иде.
Әкият-спектакльнең авторы - яшь драматург, шагыйрь Рүзәл Mөхәммәтшин. Әсәрне сәхнәгә Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган, рәссамы - Сергей Рябинин. “Өрә белмәгән көчек” гыйбрәтле әкияткә музыканы композитор Эльмир Низамов язган, пластиканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова эшләгән.
“Безнең театр һәрвакыт кызыклы шәхесләрне җәлеп итәргә тырыша, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров . – Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатына игътибар итәргә булдык. Аның белән якыннан танышу өчен, театрга чакырдык, аралаштык, спектакльләребезне күрсәттек. Башыннан сыйпадык, үзебезгә караттык. Ул безгә Тукай әсәрләреннән пьеса язып китерде. Шәхсән мин аны автор пьесасы дип әйтәм, әлбәттә аңа - төзәтергә, безгә яраклаштырырга туры килде. Рүзәл - талантлы, үзенчәлекле шәхес. Мин һәрвакыт талантлы шәхесләр белән эшләргә яратам. Заманында шагыйрь Зөлфәтне үзем өчен ачкан идем. Бездә аның әсәрләре куелды. Театрда яшь композиторларга да өстенлек күрсәтәбез. “Өрә белмәгән көчек”кә музыканы композитор Эльмир Низамов язды. Ул аның балалар спектакле өчен язылган беренче әсәре булды. Безнең максат - курчак театрына килгән һәр бала үзенә тема алып китәргә тиеш. Яшь иҗатчылар моны белеп эш итте. Гади, бүгенге заман таләбенә туры килгән, бүгенге көн яңгырашындагы җырлар язылды”.
Әкиятнең эчтәлегенә килгәндә, йорт хуҗасының улы табып кайткан кечкенә көчек өрә белми. Кәҗә бәтие, Сарык бәрәне бу күренешкә аптырасалар да, Акбай белән дуслашалар. Ишегалдында уйнап-көлеп яши бирәләр. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп керә дә, Кәҗә бәтиен урманга алып китә. Акбай туган телен белми, өреп, Галине ярдәмгә чакыра алмый... Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиеннән аерыла... Әкият ахырында дуслык җиңеп чыга, әлбәттә.
Режиссер билгеләп узганча, яхшы пьесалар да бер генә тема була алмый. Әлеге әсәрдә ачарга теләгән бер тема – туган телен белмәгәннәр зур бәлагә юлыгырга мөмкин,ә икенчесе - һәр чакта да яныңда ышанычлы дусларың булырга тиеш. Сәхнәдә ике тема да аралашып бара. Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.
24, 25, 29 ноябрьдә әкият-спектакльне нәни тамашачылар да карый алачак. Премьерага автор Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел белән килергә җыенуын белдерде. “Өрә белмәгән көчек” – курчак театры өчен язылган беренче әсәрем, - ди Рүзәл Мөхәммәтшин. – Гомумән балалар театры өчен кайчан да булса пьеса язармын, дип уйлаганым да булмады. Мин әсәр язып театрга бармадым, киресенчә, театр үзе миңа мөрәҗәгать итте. Шунысы да игътибарга лаек, алар миңа тема буенча бернинди шарт та куймады.Тукай әсәрләре буенча эшләп булмасмы, дигән теләк кенә белдерделәр. Тукайның әкиятләре сәхнәләштерелеп беткән, шулай булгач мин аның мәсәлләрен өйрәнә башладым. Шул мәсәлләрдән кызыклы спектакль эшләп булыр шикелле тоелды.Үземне борчыган мәсьәләләрне кертеп, пьеса язарга тотындым. Үземнең кечкенә улым булмаса, балалар аудиториясе өчен яза да алмаган булыр идем. Бу - катлаулы хезмәт. Өрә белмәгән көчек аркасында күңелсезлекләр килеп чыгуын балалар рухында бәян итеп күрсәтергә тырыштым. Кызганыч ки, милләтебез, телебез өчен авыр мизгелдә бу әсәр сәхнәгә күтәрелде. Мин һич кенә дә шулай булсын, дип юрамаган идем югыйсә. Әлбәттә, тел мәсьәләсе һәрвакыт кискен торды. Татар зыялыларын 1991 дән башлап борчып килде. Билгеле, татар кешесе, татар язучысы буларак, тел мәсьәләсе мине дә борчый, нәтиҗәсе дә билгесез бер вакытта “Өрә белмәгән көчек” сәхнәгә куелды”.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театрлар - балаларга” федераль программасы кысаларында чыгарылган.