Татар мәгарифе порталы
21 көнлек көзге китап уку онлайн-марафоны барышында 50 гә якын кеше 60 лап татар язучысының китапларын һәм әсәрләрен укыган.
Тән генә түгел, җан да сәламәт булырга тиеш, ди Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин. Башта ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән сәламәтлек марафоны оештырып җибәргән булса, күптән түгел күңелләрне савыктыру нияте белән аның тарафыннан социаль челтәрләрдә #әдәбимарафон үткәрелде. 27 октябрь көнне Татарстан китап нәшрияты кибетенең укучылар белән очрашу залында әлеге марофонга нәтиҗәләр ясалды.
#әдәбимарафон онлайн татар китапларын уку марафоны агымдагы елның сентябрендә башлангыч алып, ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрен шаулатты. Бу акциядә катнашучылар 21 көн дәвамында татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләрен укып, алардан өзекләрне cоциаль челтәрләрдәге үз битләрендә урнаштырып барды. Шул рәвешле алар танышлары, дусларын да үзләре укыган әсәрләр белән кызыксындыра, туган телдә китап укырга җәлеп итә алган.
Раил Гатауллин сүзләренчә, #әдәбимарафон ны ай саен үткәрергә тәкъдим итүчеләр дә булган, әмма, нәтиҗәдә, мондый акцияне елына 4 тапкыр – көз, кыш, яз, җәй көннәрендә үткәрергә карар кылынган.
Көзге китап уку онлайн-марафоны барышында 50 гә якын кеше 60 лап татар язучысының китапларын һәм әсәрләрен укыган, #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә 662, ә Инстаграмда 211 язма урнаштырылган. Аеруча актив әдәби марафончыларны танылган язучы Галимҗан Гыйльманов һәм шагыйрь Рифат Сәлах бүләкләде.
Әдәби марафон проекты материаллары белән танышу өчен, ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләренең эзләү юлында #әдәбимарафон хэштегын җыярга кирәк.