Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бердәм дәүләт имтиханы ул даими үзгәртелә торган күренеш булырга тиеш түгел. Шуңа да быел әлеге сынауда әллә ни зур яңалыклар көтелми. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында 2017 елда Татарстанда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләренә багышланган Матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Шулай да үзгәрешләр бер дә булмый калмаячак. Укучыларга турыдан-туры кагыла торган яңалыклардан ул тагын 3 фәннән – физика, химия, биологиядән тест өлешләре юк ителүе.
- Әйтергә кирәк, тест өлешен юк итү берничә ел рәттән дәвам итә. Бүгенге көндә бары тик чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Җәмгыятьтә безнең ялгыш фикер урнашкан: әйтерсең лә, бердәм дәүләт имтиханы – ул тест, Көнбатыштан алынган күренеш дип. Рәсми рәвештә әйтәсем килә – бердәм дәүләт имтиханы үзгәрә. Хәзерге вакытта ул тестка корылган ниндидер сынау түгел, - дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Тест өлешенең юк ителүе белән укучыларга имтихан тапшыру да авырлаша, нәтиҗәләрнең начарланырга мөмкин дип уйлау исә дөрес түгел, дип белдерә министрлык белгечләре. Әйтик, узган елда 4 фән буенча имтихан биремнәреннән тест өлеше юк ителде. Әлеге предметлар буенча күрсәткечләр исә, республика буенча, алдагы ел белән чагыштырганда, бераз югарырак та булган әле.
Тагын бер үзгәреш – ул итихан уздыру процедурасы белән бәйле. Контроль-үлчәм материалларны урында, ягъни имтихан уздыру пунктында бастыру тәҗрибәсе кертелә. Узган елда бу берничә районда сыналды да. Агымдагы елда әлеге технология 12 имтихан уздыру пунктында кулланылачак. Контроль-үлчәм материаллар аудиториядә бастырылачак, шунда ук таратылып, шунда ук скан аша уздырып, базага кертеләчәк. Алга таба барлык имтихан уздыру пунктларында да әлеге технологияне куллану күздә тотыла.
Агымдагы елда 11 сыйныфны тәмамлаучылар элеккечә ике мәҗбүри имтиханны – математика ( база яки профиль дәрәҗәдә) һәм рус телен тапшырачак. Калган фәннәрне һәр егет-кыз, укырга керәчәк вуз һәм белгечлеккә таләп ителгән имтиханнардан чыгып, үзе сайлый. Имтиханнар санына чикләүләр юк.
11 сыйныфны тәмамлаучылар 1 февральгә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаларны тапшырып бетерергә тиеш. Әлеге гаризада укучылар шулай ук үзләре сынау узачак фәннәрне дә тәгаенли. Бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов искәртеп узды.
Бу датаны истә калдыру мөһим. Чөнки соңрак инде мәгълүмати базага үзгәрешләр кертеп булмаячак. Әйтик, инде бу вакыттан соң бердәм дәүләт имтиханына сайланган предметларны алмаштырып булмаячак. Кемдер кискен үз фикерен үзгәртеп, яки башка вузга, башка белгечлеккә керергә уйлап кына, кире гариза тутыру мөмкинлегенә ия булмаячак, - дип кисәтте Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.