Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы ел бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакытында гаделлек һәм объективлык принциплары элеккечә өстенлеклеләр рәтендә булачак. Быел бердәм дәүләт имтиханын 14,5 мең егет кыз тапшырыр дип ниятләнә. Былтыр сынау узучылар саны 16,5 мең булган. Имтихан тапшыручылар саны кимүе, беренче чиратта демографик вәзгыять белән бәйле, дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмматов Татарстан Министралр Кабинетында узган матбугат конференциясендә.
Бердәм дәүләт имтиханы уздыру вакытында 86 имтихан уздыру пункты ачык булачак. Аларның барысы да, элеккечә, металл рамкалары һәм видеокүзәтү техникасы белән җиһазландырылачак. Контроль-үлчәм материаллар сәгать пояслары буенча формалаштырылачак.
"Бүгенге көндә имтиханны иртәрәк тапшыручылар әлеге мәгълүматларны башка төбәкләргә җиткерер дигән куркыныч юк. Контроль-үлчәм материалларны китертүне махсус оешмалар башкарачак", - дип сөйләде Илдар Мөхәммәтов.
Шулай ук элеккечә имтихан тапшыру пунктларында күзәтүчеләр эшлиячәк. Бу вазыйфаны чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләреннән тыш, теләгән һәр кеше башкара ала. Әмма моның өчен дистанцион рәвештә өйрәтү узарга кирәк.
Моннан тыш күзәтүчеләр итеп быел вузларда, педагогик һәм юридик факультетларда белем алучыларны җәлеп итү ниятләнә, дип хәбәр итте министрлыкның Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты башлыгы Гөлнара Габдрахманова.
"Студентлар башта дистанцион өйрәтү узачак, Аннары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирүне үстерү институты белән берлектә аларны турыдан-туры өйрәтүне оештырачак һәм тест уздырачак. Шуннан соң студентлар Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы уздыру пунктларына юнәлтелеп, безнең ярдәмчеләр булып эшлиячәк.
Студентларга әлеге эш өчен акча түләү күздә тотылмый. Күпчелек бу вазыйфаны практика хисабына үтиячәк.