Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәптә укый башлаган вакытымнан үземне бер дә укытучы урынына куеп караганым юк иде. Дәресләр вакытында укытучыларымның берсенең дә нинди методика белән дәресне оештырганын искә дә алмадым!
...Хыялым чынга ашты: үзем теләгән Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга кердем. Укып бетергәч, һөнәр сайлау дигән сорау башыма “төште”. Төрле мәктәпләрдә эшләп карадым, тик күңелемә ятмады.
Игъланнар аша бу мәктәпкә килеп эләктем. Кердем дә, исләрем китеп туктап калдым. Менә бит ул мин хыялланган мәктәп! Монда күпчелек балалар татарча сөйләшә! Миңа, татар теле укытучысы булып белем бирергә җыенган кызга шул гына кирәк тә!
Күңелем белән бу мәктәптә эшли башлавымны, дәресләрдә балаларга татарча нинди генә кыен сораулар бирсәм дә, алардан төгәл җавап алачагынмы уйлап, хыялланып йөргән көннәрдә эшкә алынуым турында хәбәр иттеләр.
Интуициям ялгышмаган: меңнән артык балага белем биргән әлеге мәктәптә татарча сөйләшүче балалар бик күп икән. Алай гына да түгел, рус телендә аралашучы балалар да бик теләп татар телен өйрәнәләр биредә. Гомумән, мәктәбебездә нинди генә өлкәдә шөгыльләнергә уйласаң да, барлык шартлар тудырылган: һәрбер кабинет яңа информацион технологияләр белән җиһазландырылган. Шул мөмкинлектән файдаланып, 5 нче сыйныфта укучы рус төркемем белән барыбызга да таныш булган “Салават күпере” журналын үзебезчә күзалллап карарга уйладык. Дөрес тә бит, шул яшьтәге балалар өчен чыгарылган басманы ничек күзаллауларын шул яшьтәге балалардан сорарга кирәк! Бәлки, берәр идеябез “Салават күпере”ндә урын алыр!
Татар теле дәресебез болай гына үтми. Республикакүләм яки халыкара конкурсларда да балалар бик теләп катнашалар. Шунысы сөендерә: башка елларда туган телебезне теләр- теләмәс кенә өйрәнгән балалар түгел монда! Монда дәрестә бәйгеләр турында фикер әйтүең генә җитә, балалар шунда ук күтәреп алалар! Укытучыга тагын нәрсә кирәк?! Баланың дәрестән тыш тагын нәрсәдер өйрәнәсе, ятлыйсы килгәнгә ул шат кына!
Шәһәребезнең Яңа Савин районында урнашкан 170 нче урта мәктәбендә эшләвем белән горурланып кына калмыйм, ә мактанам да! Мин үз һөнәремне, үз укучыларнымны таптым дип уйлыйм. Гомеребезнең бик күп өлешен эшкә багышлыйбыз, һәм кешенең яраткан эшен табуы - ярты бәхет, дип уйлыйм мин. Башкаларга да шундый бәхет насыйп булсын иде!