Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, татар әдәбиятын яратып укып "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә катнашучылар!
Сезнең тәкъдимнәрне искә алып, без "Әдәби җәүһәрләр" II россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче турына бераз үзгәрешләр кертәбез. Татар әдәбиятын яхшы белгән кешеләр өчен бу яңалык яхшылардан булыр, дип ышанып калабыз.
Элеккеге нигезләмә буенча бәйгенең беренче турындагы викторина сорауларына 40 һәм аннан артык процент дөрес җавап биргән һәркемнең викторинаның түләүле сертификатын соратып алу мөмкинлеге бар иде. Нәкъ менә бу өлешендә үзгәрешләр бар.
Бу елның декабрь ае викторинасы нәтиҗәләре буенча без хәзер бәйге барышында беренче турда 70 һәм аннан артык балл җыйган кулланучыларга сертификат урынына дипломнар (!) тапшыра башлыйбыз. Ягъни:
Шул рәвешле, теге яисә бу татар шәхесенең (язучы, шагыйрь яисә драматургның) тормыш юлы һәм иҗатын начар белгән кешеләр сертификат сората алмыйлар, уртача белгән кешеләр сертификат сората алалар, ә инде яхшы белгән кешеләрнең диплом соратып алу мөмкинлекләре бар. Сертификат һәм дипломнарның бәяләре бер үк.
Әлеге үзгәреш сезне татар әдәбияты белән тагын да якыннанрак танышырга этәрер, дип ышанып калабыз. Татар әдәбияты классикларын яхшы белгән хәлдә татар әдәбияты яхшырак үсеш кичерер, дип өметләнәсебез килә.
ps. Викторинада сертификат алырлык кына балл җыйсагыз да югалып калмагыз. Киләсе викториналарда сез тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешә алырсыз, дип ышанабыз. Россиякүләм бәйгенең сертификаты булу да ул - югары нәтиҗә!