Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Язучылар берлегенең Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә торган россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе декабрь аенда ай шәхесе буларак күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Сибгат ага Хәкимне (04.12.1911 - 03.08.1986) сайлады. Һәм декабрьнең 30 көнне үткәреләчәк онлайн-викторина да нәкъ менә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланачак.
Әмма эш викторинада гына түгел. Бәйгенең һәм әлеге викторинаның максаты - "әдәби җәүһәрләр" булырдай шәхесләребезне барлау, аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән мөмкин кадәр якынрак танышу һәм киң җәмәгатьчелекне әлеге шәхес иҗатына җәлеп итү. Бәйгедә укытучылар, китапханәчеләр генә түгел - мәктәп укучылары да, ата-аналар да катнаша ала. Татарстаннан гына түгел - бөтен Россиядән!!!
Ә инде Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу өчен шушы көннәрдә Белем.ру порталының "Ресурслар" бүлегендә Сибгат Хәкимгә багышланган ресурслар урнаштырырбыз, ай дәвамында тулыландырырга тырышырбыз. Сез комментарийларда үзегез дә безгә мәгълүмат тулыландырырга ярдәм итә аласыз, Белем.ру порталына Сибгат Хәкимгә багышланган дәрес планнары, сочинениеләр, сценарийлар һ.б. файдалы ресурслар юллый аласыз.
Моннан тыш Сезне китапханәләргә һәм төрле чараларга, әдәби кичәләргә чакырабыз.
Язучылар берлегенең Тукай клубы сезне 5 нче декабрь көнне әдәбият кичәсенә чакыра. Ул Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышлана.
“Юксыну” дип исемләнгән кичәдә Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Луара Шакирҗанова, Халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәйморзина, танылган язучылар, юбилярның якташлары катнаша.
Искә алу кичәсен К.Тинчурин театры артистлары Резидә Сәлахова белән Артем Пискунов алып бара. Баянда – Геннадий Максимов.
Башлана 17.00 сәгатьтә. Адресы: Мөштәри урамы, 14
Әйдәгез, олуг шәхесебез декабрь аенда олуг игътибарга лаек булсын!
Фикерләр
Алия Садриева
3 Декабрь, 2016 - 11:20
Permalink
Әфәрин! 4 декабрь көнне шагыйрьнең туган ягына рәхим итегез!
Әфәрин! Сибгат ага Хәким иҗаты буенча булуына бик шатмын.Әтнәлеләр! 4 декабрь көнне шагыйрьнең туган авылы Күлле-Кимедә сәг.12.00дә музеенда зур очрашу, төштән соңрак мәдәният йортында танылган сәнгать әһелләре, әдипләр белән шагыйрьне искә алу кичәсе оештырыла. Оештыручы музей җитәкчесе Шәмсиева Луиза апа.Рәхим итегез!
Садриева Алия