Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Композитор София Гобәйдуллина П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә очрашуда катнашты. Казан программасына тәкъдим ителгән кайбер очрашулар булмый калса да, композитор балалар белән очрашуга килергә теләп ризалашкан.
Очрашу кичә, 4 ноябрьдә, мәктәпнең концертлар залында булды һәм ул “В гостях у маленькой Софии” дип аталган концерт белән башланып китте. Искәрмә: соңрак София Гобәйдуллина буларак дөньяга танылачак татар кызы әлеге мәктәптә укыганда Сания исемле булган, димәк, “Нәни Саниядә кунакта” дисәк, тарихи дөресрәк буласы иде.
Программада – София Гобәйдуллинаның балалар өчен язылган әсәрләре һәм яшь композиторларның аңа музыкаль багышлаулары. Әсәрләрне нигездә мәктәп укучылары башкарды. Сәхнәдән яңгыраган әсәрләр арасында “Урман авазлары” (“Звуки леса”, 1978 ел) үзенчәлекле урын алып тора. С.Гобәйдуллинаның яшьлегендә язылган бу әсәре аның бу юлы Казанга кайтуында әйткән “Миллилекне дә миңа Казан бирде... Алар минем әсәрләремдә чагыла”, - дигән сүзләренә бик туры килә. “Музыкаль уенчыклар” фортепиано циклы (1969 ел) балалар музыка мәктәпләре өчен махсус язылган. “Бу җыентыкны мин үз балачагыма багышладым”, - дип шәрехләгән булган ул аны.
Концерттан соң композитор мәктәп җитәкчелегенә һәм концертта катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде, балаларның сорауларына җавап бирде. Балалар аның беренче иҗади эшләре турында да, “Маугли” мультфильмына музыка язылу тарихын да, Нәҗип Җиһанов дәресләре турында да сораштылар. София Әсгатовна Нәҗип Җиһановны гаҗәеп җылылык белән искә алды: “Аның дәресләрен икешәр-өчәр сәгать коридорда көтеп торган чакларым бар иде, көтәргә риза идем, ул дәресләр миңа бик кирәк иде. Нәҗип Гаязовичның “Бөтен уйлаганыңны язып барырга кирәк” дигән сүзләре гомерлеккә хәтеремә сеңеп калды”, диде ул.
“Мәктәптә каникуллар булса да, үзебез концертта катнашмасак та, София Гобәйдуллинаны күреп, аннан автограф алырга дип килдек”, - диделәр шушы мәктәпнең 8нче, Казан шәһәренең 3нче гимназиясенең 6нчы классында укучы Сәлимә Аскарова белән Валерия Чихрадзе. “Моннан ике ел элек София Гобәйдуллинаның шәҗәрәсен өйрәнеп эзләнү эше язган идем, шушы эшемнең титул битенә автограф куйдырдым”, - диде Сәлимә. Кызлар зал шыгрым тулы булып, күп кенә балаларның залда иркенләп концерт карый һәм композитор белән аралаша алмауларын да әйтеп үттеләр.
София Гобәйдуллинаның Казан программасы турында телевидениедән хәбәр ителгәч, билет бәясен сорап мәктәпкә өзлексез шалтыратулар башланган. Ә инде бушка булуын да белгәч, мәктәпкә катнашы булмаган кешеләр дә София Гобәйдуллинаны күреп калу өчен мәктәпкә агылганнар. Нәтиҗәдә, зур булмаган залдагы бөтен урыннарны София Гобәйдуллина күреп калырга ашыккан өлкән яшьтәге тамашачылар биләп бетергән. “Зал тутырып мәктәп балалары утырса, бу алар өчен бик файдалы очрашу буласы иде. Әмма без килгән кешегә “Кермәгез” дип әйтә алмадык. София Гобәйдуллина барыбыз өчен дә кадерле”, - диде мәктәп җитәкчелеге.
Искәрмә: Казанның 1 нче музыка мәктәбе 1932 елда ачылган һәм ул башта Боратынский утарының төп бинасында урнашкан була. Сания (София) Гобәйдуллина мәктәпкә 1935 елда укырга кабул ителә. Әлеге мәктәп укучылары арасында Рөстәм Яхин, Рафаэль Белялов, Алмаз Монасыйпов кебек татар профессиональ музыка сәнгатендә якты эз калдырган шәхесләр бар. Соңрак мәктәп Горький урамының икенче ягында урнашкан бинага күчерелә. Ә кайчандыр Сания укып йөргән бинада хәзер Боратынский музее яңартылды.