Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә Империя суды карары белән 11 совет патриотының башы гильотинада чабыла. Бүген Муса Җәлил һәм аның тарафдарларын искә алу көнендә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую чарасын оештырган. Бу хакта тулы вәкаләтлек матбугат секретаре Динә Галәветдинова хәбәр итте.
Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Муса Җәлил исемендәге "Хәтер билгесе" проектына ярдәм итү фонды җитәкчесе Гаяр Шабанов, Россия Президенты карамагындагы Милләтара мөнәсәбәтләр эксперты Ибраһим Ходайбирдиев, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы офицерлар клубы әгъзалары, ветераннар, җәмәгатьчелек катнашты.
Очрашуда Равил Әхмәтшин Преображенск полкында хезмәт итүче Татарстан Республикасы хәрбиләре белән аралашты. Алар шулай ук чарада катнашты.
"Муса Җәлил исеме һәрберебез өчен изге. Ул гражданлык һәм шәхси батырлык, Ватанга чиксез мәхәббәт символы. Герой шагыйрьне һәм аның тарафдарларын искә алу өчен елга дүрт тапкыр һәйкәл янына җыелабыз: 15 февральдә - Муса Җәлилнең туган көнендә, 11 апрель - Концлагерь тоткыннарын Халыкара азат итү көнендә, 9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне һәм 25 августта", - диде Равил Әхмәтшин. - Без "җәлилчеләр"нең батырлыгын искә алабыз. Безнең уртак бурыч - бу батырлык хакында яшь буынга җиткерү. Аларның батырлыгыннан соң 72 ел узды, әмма без аларны хәтерлибез һәм беркайчан да онытмыйбыз".
Мәскәүдә юбилей датасына Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм "Татарстан якташлыгы" оешмасы заказы буенча истәлекле медальләр ясалган. Медальнең бер ягында Муса Җәлил сурәтләнгән, икенче ягында - шагыйрьнең: "Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын" дигән сүзләре. Медальләр Муса Җәлил истәлеген һәм мирасын саклауга өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Медальләр 600 дән артык кешегә бүләк ителгән, алар арасында Россиядә генә түгел, ә чит илдә яшәүчеләр дә бар. Истәлекле медальләр бүген дә тапшырылды.
Митингта Муса Җәлил шигырьләре, шулай ук аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Очрашу һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.