Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Иннополис университетында ноябрь аенда Бөтендөнья роботлар олимпиадасына юл тотачак Россия командасына сайлап алу төгәлләнде. ИТ-вузда үткәрелгән Бөтенроссия Робот техникасы Олимпиадасы финалы җиңүчеләре һәм призерлары чарага алып килгән материалларын профессиональ тренерлар катнашында камилләштерде һәм өстәмә биремнәр үтәде.
Сайлап алуда катнашучылар “Төп”, “Иҗат” һәм “Роботлар футболы” дисциплиналары кысаларында әзерләнде. “Иҗат” категориясендәге робот техниклары әле сентябрь аена кадәр хөкемдарларның карар чыгарганын көтсә, калганнары Нью-Делига юллама алды инде.
Олимпиадада катнашу хокукын яулау өчен Россиянең 17 төбәгеннән 94 катнашучы көрәште. Әлегә аларның 30ы гына (10 төбәктән 15 команда әгъзасы) сайлап алу турын узды. Иң яшь катнашучыга — Свердлау өлкәсеннән Егор Ермаковка 10 яшь кенә булса, иң өлкәненә – Татарстаннан Семен Санаровка 16 яшь. Составта бер кыз да бар. Ул – Снежинск шәһәреннән Галина Шляга. Галина “Роботлар футболы” категориясендә ярыша.
Малайлар һәм кызлар арасында моннан алда үткәрелгән дөнья беренчелекләрендә призлы урынга лаек булучылар да бар. Санкт-Петербург робот техниклары – Георгий Крылов, Евгений Максимычев, Никита Сафронов – 2015 елгы олимпиадада боулингта икенче урынны яулаган (“Төп” категориядәге студентлар төркеме).
Олимпиадада Татарстанны “Төп” категориядә һәм “Роботлар футболы” категориясендә Алабугадан – Владислав Старостин, Ислам Хәмитов һәм Азат Насыйбуллин, Чаллыдан – Роман Вертячих һәм Семен Санаров, Иннополистан Максим Евграфов һәм Данил Усманов тәкъдим итәчәк. Алар белән WRO ярышларында робот техникларына призлы урыннар яуларга булышкан тренерлар Александр Минкин, Сергей Мартынов һәм Дмитрий Пехов барачак.
Бөтендөнья роботлар олимпиадасы 2004 елдан бирле уздырыла. Чара өч категориядәге (“Төп”, “Иҗат” һәм “Роботлар футболы”) LEGO-роботлар ярышыннан гыйбарәт. Россия ел саен җыелма команда составын билгеләү өчен берничә сайлап алу этабы (мәктәп, округ, шәһәр, Бөтенроссия) үткәрә. Ярышлар статистикасы буенча, гомуми медаль зачетында илебез тотрыклы рәвештә – лидерлар бишлегендә. Узган ел Россия төп (урта яшьтәгеләр төркеме) һәм иҗат категорияләрендә (өлкән яшьтәгеләр төркеме) – ике алтын, студентлар һәм иҗат категориясендә (кече яшьтәгеләр төркеме) ике көмеш медаль яулады һәм өченче урынга лаек булды.