Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Туган телдә белем алучы укучылар өлеше, татар теленнән бердәм республика тестының уртача күрсәткечләре, республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада җиңү яулаган укучылар саны буенча милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелгән.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, Мөслим, Теләче, Саба, Балтач, Актаныш, Кукмара, Ютазы, Мамадыш, Тукай, Әгерҗе, Арча, Әтнә районары – алдынгылар сафында. “Кара исемлек”тә – Тәтеш, Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары, Лениногорск, Чистай, Менделеевск, Спас, Баулы, Әлмәт, Югары Ослан районнары.
Туган телдә белем алучы укучылар өлеше буенча беренче өчлектә – Әтнә, Актаныш, Чүпрәле районнары.
Татар теленнән бердәм республика тестының уртача күрсәткече буенча Теләче, Саба, Балтачка тиңнәр юк.
Республика олимпиадларында җиңүче һәм призерлар өлеше (9-11 сыйныф укучылары санына чагыштыру) буенча Мөслим, Актаныш, Саба районнары – беренче өчлектә.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың, “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабында катнашкан укучылар саны буенча Яр Чаллы, Арча, Мамадыш районнары мактанырлык күрсәткечләргә ия.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада, “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулаган укучылар саны буенча Актаныш, Саба, Арча районнары алдынгы.
Шулай итеп, югарыда язылган барлык күрсәткечләр буенча чыгарылган уртача баллга карап, рейтингта урыннар түбәндәгечә: Мөслим – беренче, Теләче – икенче, Саба өченче урында.
Лаешта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов туган телләр буенча республика олимпиадалары, татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада, «Илһам» яшь язучылар бәйгесе, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү эше дәвам иттереләчәген әйтте. “Безнең алда укучыларга туган телдә сыйфатлы белем бирү, дәүләт телләрен һәм туган телләрне нәтиҗәле өйрәтү бурычы тора. Әлеге максатка бары тик һәммәбезнең уртак тырышлыгы белән генә ирешергә мөмкин”, - дип ассызыклады министр.
Энгель Фәттахов Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтә тотуга игътибар бирелүен белдерде. “Узган уку елында Россиянең дүрт төбәгендә Татар мәгарифе көннәре үткәрелде. Егерме өч төбәккә унсигез мең данә татар теле һәм әдәбияты дәреслеге тапшырылды. Унҗиде субъекттан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курслары үткәрелде”, - дип белдерде министр.