Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиядә беренче тапкыр уздырылган информатика буенча халыкара олимпиадада илебез командасы шактый уңышлы чыгыш ясаган. Интеллектуаль ярышта көндәшлек бик көчле булса да, илебез өчен чыгыш ясаган 7 егет һәм 1 кыз барысы да медальле булды. Гомуми команда исәбендә исә безнекеләр Кытайга гына бирешеп, икенче баскычны яулады.
Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында информатика буенча халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Шул рәвешле узган атнада башланып киткән “акыллыбашлар” ярышына йомгак ясалды. Башкалабызга дөньяның 81 иленнән җыелган егет-кызларга ике тур сынауларын кичәргә туры килде. Һәркайсы, билгеле, җиңү өчен бөтен көчен куйды.
Олимпиада ачылышы вакытында Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов тарафыннан илебез командасына багланган ышанычларны укучыларыбыз тулы күләмдә аклады. Россия командасы иң югары нәтиҗәләр күрсәткән өчлеккә керде. Беренчелек өчен безнекеләргә бары бер адым гына җитмәгән. Кытай - беренче, Россия – икенче, Иран – өченче урында.
Безнең укучыларның шәхси уңышлары мондый: Владислав Макеев – 3, Михаил Путилин – 4, Григорий Резников - 15, Денис Солонков - 38, Станислав Наумов – 49, Александра Дроздова – 55, Михаил Анопренко – 67 баскычны яулаган. Әсхат Сахабиев – КФУның Лобачевский исемендәге лицей укучысы 87 урында тора.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча катнашучыларның 50 проценты медаль иясе булды. 8 процентының муеннарына алтын медальләр эленде, калган 42 проценты көмеш һәм бронза медальләрен алуга иреште. Безнең команда вәкилләренең берсе дә медальсез калмаган – 8 укучының өчесендә – алтын, тагын өчесендә – көмеш, икесендә – бронза медале.
Россия командасында Татарстан вәкиле дә бар иде. Әсхәт Сәхәбиев КФУның Лобачевский исемендәге лицеенда белем ала. Егет әле 9ны тәмамлап 10 сыйныфка гына күчкән. Информатикада илебезнең иң көчле 8 укучысы арасына эләгү үзе бер җиңү иде инде. Бронза медале исә халыкара дәрәҗәдәге ярышлардагы беренче тәҗрибә өчен бик яхшы нәтиҗә дип аталды.
- Олимпиадада яуланган урыным белән бик үк канәгать түгел. Яхшырак чыгыш ясый алыр идем дип уйлыйм. Россиядә бердәнбер лаеклы медаль – ул алтын дип кабул ителә бит. Чөнки Россия командасы иң көчлеләрдән санала һәм һәрчак алтыннар гына яулый диярлек. Күбрәккә ирешәсе килә иде. Информатика белән мин 5 сыйныфтан ук шөгыльләнә башладым. Әлеге олимпиадага әзерлек 2 еллап барды. Шундый дәрәҗә ярышларда катнашу бераз куркытты, билгеле. Биремнәр дә шактый катлаулы иде. Киләсе елда бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, алтын яулыйсым килә, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Әсхәт.
Казан федераль университеты ректоры Ильшат Гуфуров сүзләренчә дә, Татарстан укучысының ил күләмендә иң көчле 8 укучы арасына эләгүе үзе зур бәхет.
- Билгеле, һәрчак иң югары дәрәҗәдәге бүләкне аласы килә. Әмма командада иң яшь катнашучыларның берсе була торып, бронза медале яулавы бик яхшы күрсәткеч. Бу безнең лицейда шактый яхшы белем бирелщ дигщн съз бу, - дип билгеләде КФУ ректоры.
Информатика буенча халыкара олимпиада президенты Красимир Манев сүзләренчә, ярышлар фәнни яктан да, оештыру ягыннан да бик югары дәрәҗәдә узган.
- Россия җыелма командасы бик көчле, Моның шулай булачагына бер шигебез дә юк иде. Олимпиада даими үсеш ала, менә Россия моңа үз өлешен кертте. Быел нәтиҗәләр бик югары иде. Абсолют җиңүче мөмкин булган 600 баллдан 597не җыйды. Иң югары нәтиҗәне Кытай укучысы күрсәтте, - дип сөйләде Красимир Манев.
Олимпиада җиңүчеләренә медальләр, ярты ел инглиз теленә үзләштерүгә сертификатлар һәм спонсорлардан кечкенә генә бүләкләр бирелде Иң мөһиме исә - бу ярышлар биргән абруй һәм илнең теләсә кайсы уку йортына керү мөмкинлеге. “Акыллыбашлар”ны вуз вәкилләре алдан ук күзләп, аларга «ау» башлый, ди Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре.