Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Зәй районында бүгенге көндә 300гә якын баланың күз күрү яхшы булмаудан интегүе билгеле. Шундый гаиләләрнең әлеге проблемасын бераз булса да җиңеләйтү максатында Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә зур проектны гамәлгә ашырырга карар ителде. "Зәй офыклары" хәбәр итүенчә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге район башкарма комитеты белән берлектә үткән ел Россиянең авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды оештырган социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулап грант отты. Анда район “Мин дөньяны күрәм» дип исемләнгән проект тәкъдим итте. Хәзер социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәк дәваханә һәм башка җаваплы субъектлар белән берлектә аны тормышка ашыра. Бу көннәрдә “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә күз күреме начар булган балаларның әти-әниләре, якыннарын җыеп, мөһим чараларны аңлату эшләре алып барылды, тагын районда кайсы балага ярдәм кирәк булуын ачыклау мәсьәләсе куелды, үзәк дәваханә табиб-офтольмологы Ришат Гыйззәтуллин күз күрү яхшырсын өчен беренче чиратта кирәк булган эш алымнары турында сөйләде. Ә үзәк директоры Лидия Ларионова проектны гамәлгә ашыру тәртибен аңлатты.
- Без агымдагы елның апреленнан «Мин дөньяны күрәм» дигән проектны гамәлгә ашыруга керештек. Хәзерге вакытта аерым төркемнәргә бүлеп, начар күрүче аеруча ярдәмгә мохтаҗ балаларны барлау белән мәшгульбез. Төркемнәр белән аерым эшләү өч мәйданчыкта башкарылачак. Берсе аның “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булса, икенчесе – “Тату гаилә” бакчасында, өченчесе 6нчы мәктәптә булачак. Хәзер без уку елы башланганчы әлеге мәйданчыкларда булдырылачак аерым ял итү, коррекция курслары үтү бүлмәләре өчен җиһазлар юллауга төп игътибарны юнәлтәбез. Аларда эш төркемләп тә, һәр бала белән индувидуаль төстә дә алып барылачак. Балалар белән эшләүгә табибларны даими төстә чакыру да, үзебезнең социаль хезмәткәрләрне Мәскәүдә махсус укытып кайтару да күздә тотыла. Ял вакытларын файдалы, балалар өчен кирәкле формада оештыруны күздә тотып, анимацион чаралар да үткәреләчәк. Моңа без “Космос” яшьләр үзәген дә, балалар иҗат йортын, сәнгать мәктәбен дә җәлеп итәргә телибез. Билгеле булганча, проект күрүендә кимчелекләр булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль тернәкләндерү комплексын оештыруны үз эченә ала, - ди Лидия Ларионова.
Проект өчен билгеләнгән грант 1 209 811 сум белән бәяләнә. Статистика мәгълүматлары буенча, Зәй районында күрмәүче яки начар күрүче балалар саны арта бара. Бүгенге көндә районда күрү буенча аеруча җитди проблемалары булган 98 баланы тернәкләндергү юнәлтелә әлеге проект. Мондый балаларны тәрбияләү, тернәкләндерү процесслары узу әти-әниләргә шактый кыенлыклар тудыра, бигрәк тә авыл җирләрендә яшәүче гаиләләргә дәвалау курслары алу буенча махсуслашкан учреждениеләргә йөрү уңайсыз, зур чыгымнар сорый. Шуңа да күрше-тирә шәһәрләргә, ерак районнарга йөрү гаиләләргә шактый кыенга төшә.
- Минем кызыма 12 яшь, без күз күрү буенча проблема булу сәбәпле, аның белән даими махсус дәвалану курслары үтәбез. Ә районда өстәмә төстә тагын бала белән аның күрүен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар оештырылуга без бик шат. Үткәрелүче чараларның берсен дә калдырмый йөрергә әзербез, чөнки бала сәламәтлеге беренче урында тора, - ди әни кешеләрнең берсе, шәһәрдәшебез Эльза Шилюхина.
“Мин дөньяны күрәм” дип исемләнгән әлеге проект шул рәвешле өч урында - үзәктә, “Тату гаилә” балалар бакчасында, 6нчы мәктәптә махсус җиһазландырылган караңгы бүлмәләр булдырып, начар күрүче балаларга коррекция курслары үткәрү, тренажер системасында эшләү, сенсор бүлмәләрендә ял иттерү, һәр бала белән, яшенә карап аерым төркемнәргә бүлеп, махсус программа нигезендә эшләүне үз эченә ала. Шәһәрнең барлык учреждениеләре дә диярлек балалар өчен махсус чаралар үткәрүдә файдаланылачак. Анда физик культура, йөзү, мәдәни чаралар оештыру, әдәби кичәләрдә балаларны катнаштыру, экскурсияләргә йөртеп дөньяны танып белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү дә планлаштырыла.