Белем.ру порталында яңалыклар каналы үз эшен торгыза

Белем.ру порталында яңалыклар каналы үз эшен торгыза

Хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Айдан артык вакыт эчендә Белем.ру порталында күп кенә техник эшләр алып барылды. Ул хәзер яхшырак серверда урын алды, портал платформасы яхшыртылды, порталны киңәйтү мөмкинлекләре арттырылды, кайбер татарча файдалы интернет-проектларга Белем.ру порталы кысаларында өченче дәрәҗә доменда урын бирелде. 

Әлегә бу эшнең башы гына. Белем.ру порталына быел 10 яшь (!) һәм шушы уңайдан порталда ел дәвамында яңадан яңа мөмкинлекләр ачыла барыр, дип ышанып калабыз.

Ә әлегә татарча яңалыклар каналы эшен торгызабыз. Татарстанда һәм дөньяда мәгариф һәм мәдәният яңалыклары белән янәдән Белем.ру - татар мәгарифе порталында танышып бара аласыз. Безнең белән булыгыз, татар мәгарифен бергә ныгытыйк!