Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Мәдәният министрлыгы тормышка ашырган «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты татарстанлыларда зур кызыксыну уятты. Республиканың барлык башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә язылган, узган уку елында һәр укучы китапханәдә уртача 5 тапкыр булган...
Кичә “Әкият” курчак театрында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Программада кысаларында интерактив уен, күпсерияле «Мирас» мультфильмын карау, укучыларның мәдәни көндәлекләреннән төзелгән күргәзмә оештырылды. Соңыннан балаларга «Кәҗә һәм сарык», «Дюймовочка» спектакльләре күрсәтелде.
Республика музейларына килгән балалар саны 61 меңнән артып китте, мәдәни-ял учреждениеләрендә – якынча 170 мең, китапханәләрдә 250 меңнән артык бала булып киткән.
Проект кысаларында муниципаль, республика мәдәният учреждениеләре 2431 конкурс уздырган, аларда 138805 бала катнашкан, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Әлеге проект уңаеннан мәдәният учреждениеләре түбәндәге максатчан акцияләрне оештырган:
- С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы М.А.Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән бергәләп – «Балалар музыка сурәтен ясый» мәгърифәти-иҗади проекты;
- «Татаркино» – «Киноканикуллар», «Балалар киносы бәйрәме» кино сеанслары;
- Республика балалар китапханәсе – «Әкияттә дуслыкка һәм тынычлыкка ышану» республика китап укучы гаиләләр, «Әдәби герой музее» балалар иҗаты конкурслары;
- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү уку йортларының башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә белән таныштыру экскурсияләре циклы;
- Татарстан Республикасы Милли музее – «Агния Барто әсәрләре сәхифәләре буйлап», «Яраткан экспонатым» проектлары;
- Биләр дәүләт тарих-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы – «Кош азыгы», «Җир – безнең йортыбыз» акцияләре.
Музейлар дәресләр, интерактив лекцияләр, конкурслар, осталык дәресләре уздыра. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры – Казан, Чаллы мәктәпләрендә очрашулар оештыра, балалар өчен спектакльләр уйный; К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тинчурин театрының иң актив кечкенә тамашачысы» конкурсы (театр сайтында) бара.
«Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» проектын уздыру республика белем бирү учреждениеләренең мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлеге җанлануга китерде. 48 укучы – «Укучының мәдәни көндәлеге» порталыннан иң актив файдаланучы» проектының I этабында җиңүчеләр – Республика Чыршы бәйрәмендә катнашты.
Проектның порталы актив эшләп килә (www.культурныйдневник.рф). Анда 46700 дән артык кулланучы теркәлгән, димәк ки башлангыч мәктәп укучыларыннан һәр дүртенчесе һәм аларның әти-әниләре аралашу өчен виртуаль мәдәни мәйданчыктан файдалана дигән сүз.