Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару буенча Илкүләм ата-аналар комитеты инициативасын шәрехләде. Кичә шундый үтенеч белән ТР Президентына юлланачак мөрәҗәгатькә имзалар җыела башлаганын искәртик.
Элек министр, күп укучылар өчен БДИ "үз белемнәренә генә таянып, илнең әйдәп баручы вузларына керү мөмкинлеге биргән киләчәккә лифт" булды, дип билгеләп үтте.
Шул ук вакытта Фәттахов ассызыклаганча, БДИ бер урында тормый, үсеш ала, чыгарылыш укучыларына иҗади осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирә: "Ике елда җиде фән буенча БДИдан тест алынды, чит ил телләре буенча инша, телдән имтихан кертелде, математика буенча БДИ база һәм профиль өлешенә бүленде".
Без иҗтимагый оешмалар белән конструктив элемтәгә әзер, дип белдерде министр.
Аерым алганда, Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтнең ТР Президентына мөрәҗәгатендә, "Бердәм дәүләт имтиханын кертү БДИга йөкләнгән бурычларны үтәмәде, РФ да белем бирү сыйфатын төшерде, шулай ук халык ягыннан имтиханның бу формасы буенча канәгатьсезлек артуга китерде", - диелгән.
"Хәзер "Илкүләм ата-аналар комитеты" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләрен искә алып, бөтен ил буенча БДИның нәтиҗәсезлеге һәм башта куелган бурычларга туры килмәгәнгә, аны кире кагу өчен бөтен ил буенча имза җыя. Татарстан Россиянең алдынгы һәм инновацион төбәкләренең берсе, ул күп кенә инициативаларны чынга ашыру буенча сынау мәйданчыгы булып тора, нәтиҗәдә, бөтен Россиягә таратыла. Татарстан Республикасы Президенты буларак, республиканы, Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару буенча сынау төбәге итеп каравыгызны сорыйбыз", - дип билгеләп үтелгән мөрәҗәгать текстында.
PS. Белем.ру порталы "Илкүләм ата-аналар комитеты"ның Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару инициативасына кушыла; шулай ук аны, РФ Конституциясен бозып, күп милләтле Россия Федерациясендәге телләр үсешенә, балалар психикасына зыян китерә торган чара дип исәпли. Үз-үзенә кул салып бу дөнья белән хушлашкан балалар саны арта. Билге нәтиҗәләренә "төкереп караган" балалардан эшенә "төкереп караган" кешеләрдән торган, кешелек сыйфатлары булмаган җәмгыять төзелә.