Татар мәгарифе порталы
18-19 июнь көннәрендә Казандагы “Смена” заманча мәдәният үзәгендә Җәйге китап фестивале була. Татарстан башкаласына Россия буенча эре һәм кече 80 нәшрият һәм китап сата торган компания вәкилләре киләчәк. Бу елда аны халыкара дәрәҗәдәге дип атарга була – чарага Польша һәм Швейцариянең мәдәният эшлеклеләре дә кушыла, дип хәбәр итә мэрия сайты.
Җәйге китап фестивале ярминкәсендә шәһәр халкы челтәр буенча эшли торган китап кибетләренә куелмый торган сирәк китапларны сатып ала алачаклар. Катнашучыларның стендларына нәшрият бәясе белән заманча һәм классик, публицистик, фәнни, фәнни-популяр, документаль һәм балалар әдәбияты китаплары куелачак.
Ярминкәдән тыш, фестивальгә килүчеләр ил һәм дөнья мәдәниятендә бара торган актуаль процессларга, ачык вакыйгаларга багышланган лекция һәм әңгәмәләрдә катнаша алачаклар. Казанга киләчәк шәрәфле кунаклар арасында – кино тәнкыйтьчесе Антон Долин, “Новое литературное обозрение” нәшрият йортының баш мөхәррире Ирина Прохорова, публицист Юрий Сапрыкин, тарихчы Кирилл Кобрин, поляк язучысы һәм драматург Анджей Стасюк бар. Чарада шулай ук рус, поляк язучылары, галимнәр һәм сәнгать әһелләре катнашачак.
Фестивальнең ике көнендә дә бирегә килүчеләр өчен фудкорт, белем бирә торган һәм иҗади мастер-класслар белән балалар лекториясе эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Чараның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелүе билгеле.
ps. Китап фестивалендә татар китаплары да булыр, дип ышанып калабыз...