Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә безгә аноним хат килеп керде. Без аноним хатларга әллә ни игътибар итмибез, әмма бу хатка ничектер игътибар итәргә булдык. Ни дисәң дә - татар теленең киләчәге белән бәйле хат.
Аны, порталга урнаштырып, сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык. Хатта бар да дөрес язылганмы? Әлеге сүзләр белән килешәсезме? Әлеге проблема янә кабатланмасын өчен нишләргә кирәк? Руслар әйтмешли - "Что делать?".
Хатның эчтәлеге:
"Исәнмесез, Раил әфәнде. Менә бу язманы узегезнең порталыгызда урнаштырырсыз, бәлки. Бу бик күп укытучыларның фикере. Исемемне язмыйм. Эшемне югалтудан куркам. “2”ле не кемгә куярга?
Менә БРТ да узды. Күңелдә авыр хисләр калдырып узды ул. Укытучылар да, укучылар да ел буе дулкынландылар, тырышып әзерләнделәр. Әти-әниләр дә борчылды. Тестирование үткәннән соң, биремнәрдә хаталар булуы ачыкланды... Тагын хаталар... Көз көне укытучылар БРИ тапшырганда да булган иде бит инде бу хәл. Ирексездән сорау туа. Кем төзи икән ул биремнәрне? КФУ укытучыларымы, әллә студентлармы? Нигә ул биремнәр кат-кат тикшерелми? Министрлык кая карый икән? Таякның авыр башы тагын шул мескен татар теле һәм әдәбияты укытучысына төшә бит. Биремнәр хаталы иде, дип аклана алмый бит ул директор алдында. “Сез тиешенчә эшләмәгәнсез, балаларны яхшы әзерләмәгәнсез,” - диячәкләр аңа.
Эшләмәгән... Мәктәптә иң күп эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысыдыр ул. Язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очрашулар да үткәрә; театр, музейларга экскурсияләр дә оештыра; төрле кичәләр, конференцияләр, әти-әниләр белән гаилә бәйрәмнәре, җыелышлар да уздыра. Дәресләргә дә тырышып әзерләнә. Татар телен өйрәнүгә атлыгып тормаган балаларда (русы да, татары да) телгә кызыксыну уяту, аның байлыгын, матурлыгын аңлату өчен тырыша ул. Күпме генә эшләмәсен, ул начар булып кала. Татар теленә, аны укыткан укытучыга да икенче төрле караш шул. Бигрәк тә рус мәктәбендә. Татар башын татар ашый, дигәндәй, төрле тикшерүләр дә еш булып тора. Вуз укытучылары, дәреслек авторлары катнашындагы комиссия татар теленең укытылу дәрәҗәсен тикшереп йөри. Аннары рус милләтеннән булган, болай да татар телен санга сукмаган мәктәп директорларына: “Сезнең укытучыларыгыз начар укыта, методиканы белмиләр”, - дип әйтеп калдыралар.
Тагын сорау туа. Кем укыткан соң ул методиканы безгә югары уку йортларында? Сез үзегез үк түгелме соң, тикшерүче мөгаллимнәр? Бөтен укытучыларга тел тидерәсем килми. Мине укыткан укытучыларның һәммәсе үз эшләренең осталары, чын галимнәр иде. Минем аларга рәхмәтем чиксез. Ничә ел мәктәптә эшләп, рус теленең ничек укытылуын тикшергәннәрен күрергә туры килмәде. Балалар бит рус телен дә яхшы белмиләр. Тикшерсеннәр дә, хаталарны да әйтсеннәр, өйрәтсеннәр дә. Шулай булырга тиеш тә ул. Курслар нәрсә өчен оештырыла? Укытучы гомер буе укый, өйрәнә, яңалыкка омтыла. Татар теле укытучылары, алар белән бергә телебез хурланмасын иде. Менә шунысы күңелне әрнетә. Ел буе көткән тест, имтихан сораулары тиешле дәрәҗәдә төзелә алмады. Тагын уйланырга кала. “2”ле не кемгә куярга?".
Фикерләр
Фәрит Вафин
12 Май, 2016 - 09:41
Permalink
"2"лене кемгә....
Аноним хат авторына берничә сүз .
Ни өчен исемеңне күрсәтүдән куркырга? Монда эштән куарлык бер сүз дә язылмаган бит.Бөтен кешегә мәгълүм фактлар гына китерелгән.Әнә шулай куркак булу укытучы белән теләсә ничек "уйнарга" юл калдыра да инде.Әгәр ЕГЭ бирүче берәр укытучы хаталы тестлар төзегән методистны судка биреп,үз хокукларын якласа,мондый хәлләр бүтән кабатланмас иде.Минем үземә ул тестларны татар телен камил белмәгән кешеләр төзиләрдер кебек күренә.Шулай булмаса,елның елында хаталы тестлар төзелмәс иде.Анда ике вариантка да туры килә торган җаваплар да була әле.Укытучыны тестлар белән тикшерү безнең илдә генә була ала торган кирәксез вә мәгънәсез бер эш.Дөресрәге,мыскыл итү.Тагын кайсы һөнәр иясен укытучыны тикшергән кебек тикшерәләр? Берәүне дә тикшермиләр! Мәгариф чиновникларының эше тикшерүдән бигрәк ,ярдәм итүдән гыйбарәт булырга тиеш.Бармы берәрегезнең тикшерүчеләрдән берәр файдалы киңәш алганы я ярдәм күргәне? Булса,языгыз...
Гөлназ Җәлилова
7 Май, 2016 - 21:12
Permalink
Имтихан - укучылар өчен дә,
Имтихан - укучылар өчен дә, мөгаллимнәр һәм ата-аналар өчен дә зур сынау. Ел буе бергәләп әзерләнгән хезмәтебезнең нәтиҗәсе җаваплы кешеләрнең үз эшләренә салкын каравы аркасында гына түбән була икән, бу сынауларның берәр мәгънәсе каламы соң? Нәтиҗәләрне көтеп карыйк. Ни дә булса эшләми калмаслар дип ышанасы килә.