Татар мәгарифе порталы
5 апрель көнне сәгать кичке 6да «Нур» татар балалар театр студиясе «Әкият» курчак театрында Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” спектакль-лирик әкиятен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге спектакль премьерасы - студиянең 2015-2016 уку елы нәтиҗәсе. Бу театраль сезонда “Нур” студиясе Экзюпериның үзенең үлеме алдыннан иҗат иткән һәм үзе үк иллюстрацияләгән, башка бер әсәргә дә охшамаган акыллы һәм кешелекле фәлсәфи әкиятен сайлады.
Аерым алганда, “Нәни принц” – олылар өчен спекталь моделендә куелган балалар әкияте. Аның максаты кешелекнең мәңгелек хәзинәләре турында балалар белән җитди диалог төзү. Спектакльнең үзенчәлеге балалар өчен балалар уйнауда – бу спектальнең төп идеясен ачык һәм җиңел итеп аңлатуда ярдәм итә, чөнки пьесаның геройлары һәм тамашачы бер телдә сөйләшәләр. “Нәни принц” намус һәм җаваплылык, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм тугрылык турында.
“Нәни принц” – татар телендә (Разил Вәлиев тәрҗемәсе) бер актлы музыкаль-драматик спектакль. Ул гаилә белән килеп карау өчен сәхнәләштерелгән (6 яшьтән) һәм 1 сәгатькә исәпләнгән.
Режиссеры – Марсель Мәхмүтов, Казан театр училищесында һәм “Нур” студиясендә актерлык осталыгы буенча педагог;
Рәссамы – Ленар Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) баш рәссамы;
Студиянең сәнгать җитәкчесе – Наилә Гәрәева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Камал театры артисты.
Проект җитәкчесе – Адилә Хәйбуллина, ТР Театр эшлекләре берлегенең әйдәп баручы белгече, Казан театр училищесы педагогы.