Татар мәгарифе порталы
Бүген Казанда, Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстанда “Россия Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Конкурсның беренче ике абсолют җиңүчесе ике педагог булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Бүләкләү тантанасы алдыннан бүген бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында конкурсның соңгы сынаулары узды. Йомгаклау этабында “Ел укытучысы” номинациясендә 15 укытучы катнашты, ә “Педагог дебюты” номинациясендә – 10.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Ел укытучы” номинациясендә беренче урынны Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов һәм Чаллының 26 нчы гимназиясенең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова бүлеште.
“Ике педагог та “Россия Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының финал этабында Татарстанны тәкъдим итәргә лаеклы. Без аларны бу конкурска әзерләячәкбез. Иң яхшысы дип танылганы республика данын яклаячак”, - диде Энгель Фәттахов.
“Россия Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының финалы агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Самарада узачак.
« Педагог дебюты» номинациясендә беренче урынны Казанның 119 мәктәбенең рәсем һәм сәнгати мәдәният укытучысы Анастасия Депутатова алды.
Искәртеп үтик, муниципаль дәрәҗәдә конкурста 1,2 меңнән артык укытучы катнашты, аларның 150 гә якыны зона турларында сыналды. Конкурсның төбәк этабы финалына “Ел укытучысы” номинациясенә күп балл җыйган 41 укытучы чыкты, ә «Педагог дебюты» номинациясендә финалга - 20 җиңүче укытучы.
“Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона туры Татарстанда 8-29 февральдә узса, финал ярышлары - 14-18 мартта.
“Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсы төбәк этабының абсолют җиңүчесе 400 мең сум белән бүләкләнәчәк. «Педагог дебюты» номинациясендә җиңүче 200 мең сум алачак.