Татар мәгарифе порталы
Сарманда XVI “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате буенча ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона сайлап алу туры тәмамланды. Быелгы сезонда бу инде икенче зона, эстафетаны 1 мартта Лениногорск башлап җибәргән иде.
Сарман районының үзәк мәдәният йорты Зәй, Түбән Кама һәм, әлбәттә, Сарманның үзеннән 987 катнашучыны җыйды. 5 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь артистлар иҗади чыгышларын жюрига өч төп номинациядә (вокал, бию һәм конферанс) буенча тәкъдим итте.
Нәтиҗәләр буенча жюри 52 номер сайлады. Иң-иңнәре апрель аенда Казанда узачак суперфиналга чакыру алды.
Татарстанның чын мәгънәсендә мәдәният брендына әйләнгән төп балалар фестивале сайлап алу турларын, гадәттәгечә, республиканың барлык район катнашучылары өчен уздыра.
Быел фестивальнең оештыру комитетына зона бәйгеләрендә катнашырга теләк белдерүчеләрдән килгән гаризалар саны яңа рекорд куйды. Мәсәлән, Сарманда жюри әгъзаларына эш вакыты чикләреннән чыгарга туры килде: элек тәкъдим ителгән чыгышлар саны 120дән артмаган булса, быел алар 180 номер карады. Чаллыда узачак зона бәйгесен дә шул сәбәпле 4 көнгә сузганнар.
Сайлап алу турлары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ай дәвамында зона бәйгеләре Мөслим, Чирмешән, Арча, Кукмара, Апас һәм Яшел Үзәндә узачак. Кичә, 9 мартта, чираттагы зона бәйгесе Чаллы шәһәренең “КамАЗ” мәдәният йортында башланды.