Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Бакый Урманче исемендәге премия лауреатларын тәбрикләделәр. Быел әлеге абруйлы бүләккә биш кеше лаек дип табылды.
Бакый Урманче исемендәге премияләр сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле, һөнәри осталык һәм мәдәни югарылыкта башкарылган, үзенчәлекле стиле булган, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган рәсем, графика, скульптура һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән өчен ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган премия быел тугызынчы тапкыр үз ияләрен тапты.
ТР Мәдәният министрлыгының музейлар бүлеге мөдире Дамир Натфуллин: “Елдан-ел Б.Урманче премиясенә кандидатлар географиясе киңәя. Быел 77 кеше гариза тапшырган иде. Алар арасында Казахстан, Пермь, Оренбург өлкәләреннән дә хезмәтләр кабул иттек. Хәзерге чорда әлеге премиянең абруе арта һәм иҗат кешеләренә ул бик кирәк. Безнең Татарстанда Бакый Урманченың ике музее бар. Берсе – Буа районының Күл-Черкен авылында, икенчесе – Казанда. Ләкин Казандагы ядкәрханәсенең хәле яхшы дип әйтеп булмый. Киләчәктә Казандагы музее да тулы көчкә эшләп китәр дип ышанабыз”.
Дамир әфәнде фикеренчә, Б. Урманченың төп, кызыклы хезмәтләре “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә саклана. Биредә рәссамның ике залда даими экспозициясе эшли. Бакый Урманче әсәрләре бизәп торган залда мөхтәрәм премия лауреатларын тәбрикләделәр дә инде.
Быел Бакый Урманче бүләге биш иҗатчыга тапшырылды:
- “Сынлы сәнгать” номинациясендә – Александр Петров, “Из детства” триптихы өчен;
- “Графика” номинациясендә – Вера Карасева, “Исторические города Татарстана” график серияләре өчен;
- “Скульптура” номинациясендә – Рөстәм Габбасов, “Тукай әкиятләре” композицияләре өчен;
- “Декоратив сәнгать” номинациясендә – Рөстәм Шәмсутов, “Татар язуы тарихы” керамик панно проекты өчен;
- “Теория һәм сәнгать, тәнкыйть, сәнгать белеме тарихы” номинациясендә – Ольга Улемнова, “Графический коллектив “Всадник”. 1920-1924. Каталог выставки “Сметая веками насевшую пыль...” өчен.
Мәгълүм булганча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграфия остасы, рәссам Рөстәм Шәмсутов Б.Урманче премиясенә икенче тапкыр лаек дип табылды. “Мондый проектлар иҗатчыларга стимул бирә. Әлбәттә, без премия алсак та алмасак та чын күңелдән иҗат итәргә яратабыз. Шулай да хезмәтеңне күрәләр, таныйлар икән, бу – куанычлы күренеш. Мондый зур исемнәрдән соң тагын да ялкынланып эшкә тотынасың. Ике елга бер мәртәбә оештырылуы да уңай күренеш дип саныйм, чөнки һәр ел шаһәсәрләр тудыру мөмкин дә түгел.
– Б. Урманченың рәссам һәм, гомумән, иҗатчы буларак калдырган мирасы шулкадәр бай һәм күпкырлы ки, аларны тар кысаларга гына кертеп карау мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Аның иҗатының сәхнә бизәлешенә керткән үзенчәлекләре турында гына фикер йөрткәндә дә, барыннан да элек остазның майлы буяулар белән эшләгәндә сихри тылсымга ич булуы, графика, сынлы сәнгать, монументаль-гамәли сәнгать чараларыннан чын сәнгатьчеләргә хас булгача урынлы куллана белүе хакында сүз алып барырга тиеш булыр идек. Моның өстенә тагын Б.Урманченың этнография, халык иҗаты, музыкасы, көнкүреш мәдәнияте өлкәсендә дә тирән белемле, зур белгеч икәнлеген китереп кушсак, аның караш-омтылышларының нинди ерак дәрьяларыннан башлануын аңлау әлләни кыен булмастыр, – ди олуг рәссам хакында сәнгать белгече Рауза Солтанова. Рауза ханым Солтанова премия тапшыру буенча жюри комиссиясендә эшләде. Комиссиягә җибәрелгән һәр номинация буенча хезмәтләрне бәяләде. Портрет, китап бизәү сәнгате һ.б. юнәлешләрдә хезмәтләрнең бөтенләй тапшырылмавына да канәгатьсезлеген белдерде.
«Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы, – дип яза Нәкый Исәнбәт. - Бездән, татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез».
Белешмә:
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туган. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-1920нче елларда Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926 елда тәмамлый. Катлаулы язмыш кичергән... 1990 елда вафат булды.
Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана