Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның информатика буенча XXVII халыкара олимпиадасына әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында үткәрелгән "Көн темасы" очрашуында информатика буенча халыкара олимпиаданы оештыру комитеты рәисе Владимир Кирюхин шулай дип белдерде.
Искәртеп үтик: бу көннәрдә Татарстан башкаласында дөньякүләм чараны оештыру буенча халыкара комитет эшләде. Аның составында 17 илдән вәкилләр бар иде. Бу комитетларның саны – 3: гомуми, фәнни һәм фәнни-техник халыкара комитетлар. Аларның төп максаты – илнең олимпиаданы үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү.
Олимпиада быел 12-19 августта Казандагы Спортчылар авылы (Универсиада авылы) мәйданчыгында уздырылачак. Анда дөньяның 85ләп иленнән җәмгысе 350 кеше катнашуы көтелә.
“Әзерлек эшләре әйбәт бара. Олимпиаданың югары дәрәҗәдә оештырылачагына бер шигем дә юк”, – дип билгеләп үтте Владимир Кирюхин. Аның сүзләренчә, олимпиадага әзерлек эшләре инде берничә ел рәттән алып барыла. Казанның әзерлек дәрәҗәсе мониторингы, даими рәвештә, үткәрелә.
Шуны билгеләп узыйк: Россия оештыру комитетына РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров җитәкчелек итә.
Владимир Кирюхин сүзләренчә, 1989 елдан бирле оештырылып килгән бу олимпиада хәзерге вакытта информатика өлкәсендә мәктәп укучылары арасында уздырыла торган иң мөһим чараларның берсе булып санала. Аны уздыруга әзерлек шактый күп аспектларны үз эченә ала: чара булачак залларны махсус техник җайланмалар белән җиһазландырудан алып мәсьәләләр текстларын әзерләүгә кадәр, дип билгеләп үтте ул.
Информатикадан олимпиада биремнәре, әйтик, математикадагы кебек, кәгазь битендә гадәти мәсьәләләр чишүдән гыйбарәт түгел. Мәсьәләне чишүнең соңгы нәтиҗәсе программа яки программаны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек биргән мәгълүмат булырга тиеш. Катнашучыларның эшләре нәтиҗәләренә субъектив бәя бирелмәсен өчен, алар автоматлаштырылган система ярдәмендә тикшерелә. “Бу төр тикшерүгә әзерлек тә - шактый катлаулы процесс, чөнки бу тестлар, тикшерә торган махсус программаларны берләштергән, аларның барысының да бердәм системада эшләвен күз уңында тоткан тулы бер комплекс булдыруны зарурият итеп куя”, – дип ассызыклады Владимир Кирюхин.
Олимпиада кысаларында Россия мәгариф өлкәсендә IT-технологияләр казанышлары күргәзмәсен оештыру да күздә тотыла. Шулай ук бу өлкәдә башка илләр тәҗрибәсенә багышланган стендлар урнаштырылачак.
Информатика буенча халыкара олимпиада лидерлары дип Владимир Кирюхин 2 илне – Кытайны һәм Россияне атады. “Олимпиаданы уздыру дәверендә медальләр саны ягыннан без Кытайдан бик азга гына калышабыз. Аерыма 7-8 медаль тәшкил итә”, – дип тәгаенләде ул.
Бу олимпиада уздырыла башлаган елларда Россиядә информатика дәресләре, нигездә, теориягә юнәлтелгән булып, компьютердан башка үткәрелә иде. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабының 2 турын да компьтерлар файдаланып уздыру турындагы карар 1990 елда гына кабул ителгән. Шуңа башта мәгълүмати технологияләр өлкәсе буенча әйдәп баручы илләр белән ярышу шактый авыр бирелгән. Әмма, тора-бара, сәләтле балалар белән эшләү методикасы булдырылып, нәтиҗәләр яхшырган. Алай гына да түгел, бу фән буенча олимпиадаларның 5ендә Россия укучылары дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Әлеге күрсәткеч буенча кытайлылар безнең илне 3 ел элек кенә узып киткән – хәзерге вакытта алар исәбендә 6 олимпиадада яуланган беренчелек.
Владимир Кирюхин сүзләренчә, информатика буенча халыкара олимпиадада югары уңышка ирешкән Россия яшьләренең күбесе үзебезнең ил компанияләрендә, әйтик, “Яндекс”, “Мэйл.ру” кебек әйдәп баручы оешмаларда хезмәт куя. Алар сәләтләрен, белем-күнекмәләрен Россия компанияләрен, бизнесын үстерүгә, камилләштерүгә юнәлтә. Һөнәри эшчәнлеген укыту эшчәнлеге белән бәйләүчеләр шактый. Араларында укучыларның яңа буынын информатика буенча олимпиадага әзерләргә ярдәм итүчеләр дә бар. Шул рәвешле, элекке дөнья чемпионнары булачак чемпионнарны әзерли, дип ассызыклады ул.