Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Якындагы 4 елда башкалабыз Казанда өч мәктәп төзү ниятләнә. Быел башлангыч алган федераль программа буенча белем учаклары шәһәрнең тиз үсеш алган районнарында барлыкка киләчәк. Әмма соңгы еллардагы демографик үсеш шартларында билгеләнгән төзелеш планнары уку йортларына булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндермиячәк.
2015-2016 уку елларында Казанда мәктәп укучылары саны 3389гә арткан, аларның гомуми саны 110 меңгә диярлек җиткән. 2019 елга кадәр мәктәп укучылары тагын 16851гә күбәячәк һәм 126 меңнән артып китәчәк. Инде бүгенге көндә дә, башкалабызда уку йортларының күпчелеге шыгрым тулы, сыйныфларда 30-35 бала укуын исәпкә алсаң, якындагы елларда вәзгыять тагын да кискенләшәчәге шиксез.
Хәзерге вакытта Казанның һәр 10нчы укучысы икенче сменада укый, 168 шәһәр мәктәбенең 60ы ике смена эшли. 2016 елда Россия төбәкләрендә мәктәпләр төзү буенча федераль программа башлангыч алачак. 2025 елга кадәр илебездә 6,6 миллион яңа урын булдырырга ниятлиләр. Шул исәптән республикабызда да яңа белем учакларын сафка бастыру нияте бар.
“Казан мәктәпләрендә укучылар саны шактый күп. Бу, бер караганда, сөендерә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти: без социаль объектлар, парикмахерская, шул исәптән мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше темпларын сакларга тиешбез, - дип билгели Казан мэры Илсур Метшин. – Мәктәп төзелеше буенча федераль программа кабул ителде, шуңа да әлеге мәсьәлә буенча без алга таба бара алабыз”.
Казанда, әйтик, әлеге программа буенча 3 мәктәп төзеләчәк. Шулай да демографик үсеш темпларын исәпкә алсак, бу гына да җитәрлек күләмдә түгел. Бигрәк тә шәһәрнең тиз үсеш алган районнарында уку йортлары кытлыгы үзен нык сиздерә.
Соңгы 10 елда Казанда 9 яңа мәктәп төзелгән һәм гамәлдәге учреждениеләргә 2 янкорма ясалган, болар исә өстәмә рәвештә 6330 яңа урын булдырырга мөмкинлек биргән. Россия Федерациясенең гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2016-2025 елларда урыннар санын арттыру буенча кабул ителгән федераль программа нигезендә яңа мәктәпләр тагын 2нче Азино, “Салават күпере” микрорайоны, Мамадыш трактында барлыкка киләчәк. Төзелеш федераль һәм республика бюджетыннан финансланачак, программаның беренче этабын тормышка ашыру 2020 елда төгәлләнә.