Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ниһаять ел да уза торган “Татнет Йолдызлары” исемле 6нчы интернет–проектлар конкурсы гаризалар кабул итүне туктатты. Ярыш кызганнан–кыза. Быел катнашучылар саны 257гә җиткән. Елдан–ел татар Интернет челтәрендә яңа сайтлар барлыкка килә, элеккеләре исә дизайнын һәм эчтәлеген яхшырта. Гомуми белем бирү оешмаларының үз сайтларын булдыру, бигрәк тә республикабызның авыл мәктәпләре электрон битләре челтәргә чыгуы да – күңелле күренеш.
Быелгы конкурсның жюри составы белән танышыйк. Ул белгечләргә бай. “Дизайн и юзабилити” критериясе буенча «TechPartner» студиясе арт–директоры Дамир Хәсәнов, веб–дизайнер Марат Гәрәев, Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаментының Татарстан Республикасы вәкаләтлекләре белән эшләү һәм күзәтү секторы мөдире Азат Әхтәриев бәя бирәчәк. Рус телле сайтларның эчтәлеге һәм интерактивлыгын Infocom.uz журналы күзәтүчесе, журналист, Үзбәкстанның Милли интернет–фестивале жюри әгъзасы Евгений Скляревский, Internetnews.az сайтының баш мөхәррире, «NETTY» исемле Азәрбайҗан милли интернет–премиясенә нигез салучы Руслан Новрузов, «Lyakhov.KZ сайтының баш редакторы Александр Ляховлар тикшерәчәк. Шушы ук эш татар телле сайтларда “Идел” журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Азат Ахун, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Рәзил Вәлиев, “Радио России” хәбәрчесе, журналист Тимур Уразбахтинга тапшырылган. Тәкъдим ителгән сайтларның функциональлеген “Интернет–технологияләр үзәге” исемле Региональ җәмгыяви оешма идарәсе рәисе Марк Твердынин, бәйсез бәяләүче, программист Илсур Гыйльфанов һәм «Islamnews.ru» сайты алып баручысы, программист Алмаз Абдрахмановлар тикшерәчәк.
Әлеге зур чараны оештыручылар арасында “Яклау” татар юристлары союзы рәисе Айнур Сибгатуллин, «127» веб–студиясе директоры, cssblast.ru проекты җитәкчесе Марат Мамяшев, Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр Агентлыгының Генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева һәм «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, ТДГПУның Мәгълүмати–белем бирү ресурлары бүлеге мөдире, программист Раил Гатауллин бар.
Раил Гатауллин кайбер кызыклы сорауларга җавап та бирде.
– Сайтларга бәя биргәндә нинди критерийларга басым ясалачак?
– Критерийларның барысы да әһәмиятле. Эчтәлек белән дизайн, гомумән алганда, юзабилити яхшы булырга тиеш, сайтка кергән кунак аны истә калдырырлык һәм ул кулланучы өчен файдалы булырга тиеш.
– Бәйгедә катнашырга теләп гариза бирүче сайтларда елдан–ел нинди үзгәрешләр бар?!
– Сыйфаты ягыннан, әлбәттә, сайтлар яхшыра бара. Әмма бер моментны искәртеп китми булмыйдыр. Сайт ясау өчен хәзер күптөрле әзер шаблоннар бар. Бер яктан караганда, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәсе булган теләсә кайсы кулланучы, әлеге шаблоннарны файдаланып, 1-2 сәгать эчендә яхшы сайт ясый ала. Әмма ул әлеге сайт кодының авторы, ягъни web-программисты була алмый. Шуңа күрә күп кенә сайтлар (аеруча мәктәп сайтлары) бер калыпта ясалган. Интернет челтәрендә татар мәктәпләренең "Мәктәп сайтлар конструкторы" ("Конструктор школьных сайтов") ярдәмендә ясалган рус сайтларына да тап буласың (мисал өчен: Баулы шәһәренең 4 нче татар гимназиясе). Район мәгариф бүлекләре дә сайтларын рус телендә генә алып барган вакытта мәктәпләрдән татар телендәге сайтлар булдыруны таләп итеп кую авыр инде ул (мисал өчен: Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф бүлеге).
Кызганычка каршы, әзер шаблоннар нигезендә ясалган гади сайтларга түбәнрәк бәя куелачак. Сайт ясаганда оригиналь эчтәлек һәм идея булырга тиеш. Шулай да сайт ясаучылардан конкурска үзенчәлекле сайтлар кабул ителә бара. Мәктәп сайтларын ясаган яшьләр киләчәктә Татнетның тоткасы булырлар дигән өмет бар.
– Күп кенә ведомстволарның рәсми сайтларында татар битләре булып та, алар алып барылмауга ничек карыйсыз?!
– Шәхсән минем караш - тискәре. Татарстан Республикасында ике тел дәүләт теле була торып, татар теленә Интернет челтәрендә игътибарсызлык - әлеге министрлыкны яисә хакимият органнарын бизәми. Дәүләт кеше хокукларын кимсетергә тиеш түгел! Шуңа да тиз арада бу хатаны төзәтергә кирәк. Президент сайты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталы татар телендә эшләп килә... Ә менә Дәүләт Советы, Казан Хакимияте үзенең кулланучыларын әлегә рус телендә генә каршы ала.
– Күптән түгел күп кенә ил белгечләре үзенчәлекле җыенда катнашты. Очрашуның төп сәбәбе – интернет сайтлар кайбер телләр, бигрәк тә диалектлар өчен куркыныч санала. Чөнки сайтлар кайбер уникаль саналган телләр өчен яраклаштырылмаган. Алга таба шулай дәвам итсә, алар бөтенләй үле телләр рәтенә керергә мөмкин. Бездә хәлләр ничек?!
– Интернет челтәрендә татар телен саклардай программистлар, кулланучылар саны көннән-көн арта бара. Интернет челтәрендә күп кенә форумнар, сайтлар кулланучылары белән хәзер саф татар телендә аралаша, анда катнашучылар саны үсә бара. Хәзер Интернет челтәрендә кирилицада да сайтлар теркәп булачагы инде күпләргә мәгълүмдер. Ә менә татар хәрефләрен кертеп домен алу турында бәлки беренче ишетерсез. Якын арада "Сәлам.ру", "Өстәл.ру" кебек сайт исемнәрен дә теркәп булачак. Тиздән һәркем үзе дә беренче дәрәҗә домен сатып ала алачак. Моңарчы татар интернетчылары һәм кулланучылары зур теләк белән янып домен сорауга карамастан, Татарстан Хөкүмәте татар доменын булдыруны хупламаган иде. Хөкүмәт бу сорауга битараф калып килгән очракта, кызганычка каршы, беренчел татар домены Татарстан Республикасыныкы булмас, берәр бай интернетчыныкы яисә татар интернетчылары оешмасыныкы булыр, мөгаен.
– Идеаль сайт – сезнеңчә ул нинди?!
– Сайтның идеальгә якын булуы өчен көн дә эшләргә кирәк. Көн дә яңа технологияләр ачыла бара, кичә идеаль дип әйтерлек сайт инде бүген игътибардан читтә калырга мөмкин. Бу бик катлаулы сорау, һәр кешенең үз идеалы бар, һәм һәр кешегә дә максималь ошаган һәм уңайлы сайт - шуны идеалга якын сайт дип атап буладыр.
– Җиңүчеләрне ниләр көтә?
– Әлбәттә җиңүчеләрне дан һәм шөһрәт, бүләкләүләр, Интернет челтәрендә танылу көтә. Хәтта җиңмәгән сайтлар да үз кулланучыларын таба алырлар, Татнет йолдызлары сайты каталогында урын алып тарихка кереп калырлар. Җиңү дә, җиңелү дә кеше өчен сабак. Җиңелүчеләр исә үз сайтларына икенче күзлек белән карап, киләсе елларда шул ук җиңүчеләр сафында булырга мөмкиннәр. Ә инде конкурс турында сез http://tatar.su сайтына кереп танышып бара аласыз.
“Мәктәп сайтларын ясаган яшьләр киләчәктә Татнетның тоткасы булырлар”, дигән иде Раил әфәнде сүз башында. Быел конкурста катнашучы мәктәп сайтлары саны арта төште. Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Кушлавыч гомуми белем бирү мәктәбе сайты, Байлар Сабасы гимназиясе, Зур Кавал мәктәбе һәм Азнакайның Илбәк урта мәктәбе рәсми сайтлары, шулай ук Лашман урта мәктәбе, Яңа Каръяуды, Әтнә районының Түбән Көек авыллары һәм Шиһабедтин Мәрҗәни исемендәге 2нче гимназия сайтлары да ярышта катнашачак. Аларның үз сайтларын булдырып, конкурска тәкъдим итүләре үзе үк зур эш, җиңү!
Фикерләр
Кунак
27 гыйнвар, 2009 - 12:13
Permalink
Конкурс?
Авыл белән шәһәр мәктәпләрен бер калыптан сөрмисе иде. Шәһәр мәктәпләрендә программистлар, авыл мәктәпләрендә энтузиастлар эшли. Мөмкинлекләре төрле бит!
Кунак
16 Сентябрь, 2008 - 17:06
Permalink
минем фикер
Критерийларның барысы да әһәмиятле. Эчтәлек белән дизайн, гомумән алганда, юзабилити яхшы булырга тиеш, сайтка кергән кунак аны истә калдырырлык һәм ул кулланучы өчен файдалы булырга тиеш.
Тагын өстәп шуны әйтәсем килә, интернет сайт белән кулланучы арасында тыгыз әлемтә булырга тиеш!