Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан ике ел дәвамында укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча лидер санала. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
"Безнең өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклау буенча эшләр, олимпиада хәрәкәте республика белем бирү сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе санала", - дип билгеләп үтте ведомство вәкиле.
Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәтен оештыруны Гүзәл Зарипова җитәкчелегендәге Республика олимпиада үзәге башкара. Бу көннәрдә республикада 8-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этаплары уза, аларда республиканың барлык муниципаль районнарыннан укучылар катнаша. Алга таба аларның их яхшылары Бөтенроссия олимпиадаларына эләгәчәк, аларда җиңүчеләр һәм призерлар илнең иң алдынгы вузларының бюджет бүлекләренә керү мөмкинлеген ала.
Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, Татарстан федераль олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 2014 һәм 2015 еллар нәтиҗәләре буенча Россиядә 3нче урынны алып тора. 2014 елда республика укучылары 73 медаль яуласа, 2015 елда аларның саны 109га җиткән. Шулай ук Татарстан команда белән катнашу нәтиҗәлелеге буенча 3нче - 2015 елда Бөтенроссия олимпиадаларында катнашкан 211 укучының яртысыннан артыгы призер һәм җиңүче булган. Мәскәү белән Санкт-Петербургның гына күрсәткечләре югарырак. Сүз уңаеннан, Мәскәү җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча абсолют лидер санала.
Шул ук вакытта, Татарстаннан олимпиада призерлары саны елдан-ел арта бара һәм соңгы 6 елда ике тапкыр диярлек күбәйгән. Моннан тыш, 2015 елда төбәктән 7 укучы Бөтенроссия олимпиадаларында абсолют җиңүче булган. Ә 2014-15 елларда 6 кеше халыкара олимпиадаларада 7 медаль яулаган. Аларның казанышлары республика өчен - аерым горурлык, дип ассызыклады Илдар Мөхәммәтов.
Мәктәп этапларына килгәндә исә, алар быелгы уку елында 2015 елның 21 сентябрендә башланган. Аларда 250 мең кеше катнашка. 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр муниципаль этаплар узган, аларда 67 мең укучы үз көчен сынаган. 2016 елның 13 гыйнварыннан төбәк этаплары башланган, анда 2340 яшь татарстанлы катнашыр дип көтелә.
Быел олимпиадалар 24 фән буенча үткәрелә. Мәгълүм фәннәргә итальян, кытай һәм испан телләре өстәлде. Алар буенча төбәк этаплары 9-12 февраль көнне узачак. Әйтергә кирәк, быел Казан информатика һәм ОБЖ, математика, физика һәм билогия буенча "Ачылыш" халыкара олимпиадаларының йомгаклау этапларын, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданы һәм рус телендә белем алмаучы мәктәпләр өчен рус теле буенча олимпиаданы кабул итәчәк. Республика олимпиада хәрәкәтенең төп вакыйгасы - бу елның август аенда Казанда уза торган информатикадан 28нче олимпиада булыр дип көтелә.