Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Кораб” программасы буенча авторлык семинар-тренингын уздыра. Әлеге программаның асылында әкият-сәяхәт ята. Биредә катнашучыларны берсеннән-берсе мавыктыргыч маҗаралар, яңа очрашулар көтә. Мисал өчен, хикәя Хисләр шәһәрендә башланып китә. Ләкин монда эләккән бар кеше кинәт кенә шатлану һәм ярата алу хисен югалта. Алга таба шәһәр халкы катлаулы биремнәр-сынаулар үтәрлек командадан кораб җыя. Укучылар педагоглар белән бергә Шатлык шәһәренә барып җитәргә тиеш. Анда алар акыл ияләре белән очрашып, алардан кешеләргә ярату һәм шатлана алу хисен кайтару серләрен беләчәк.
Семинарда катнашучылар арасында Мәскәү дәүләт медико-стоматология университетының клиник психология факультеты деканы, медицина фәннәре докторы, профессор Наталья Александровна Сирота, Россия Федерациясе Сәламәтлекне саклау министрлыгының наркология буеча профилактик тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре, БМОның наркотиклар һәм җинаять буенча идарә эксперты Александра Владимировна Ялтонскаялар да бар.
Әлеге чара ярдәмендә педагог-психологларның үсмерләр арасында наркоманиягә каршы беренчел профилактик чараларны үткәрү тәҗрибәсе, аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеге артырга тиеш.
Семинар 22-27 сентябрьдә “Росток” психологик-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Семинар программасы.doc | 33 KB |