Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Курсның максаты: укучыларны иҗади фикерләргә, аралашу культурасына өйрәтү, журналист һөнәре белән якыннанрак таныштыру, аларга журналистика жанрлары турында башлангыч мәгълүмат бирү.
Җиһазлау: үзәк һәм республика газеталары, журналлар, диктофон, журналистика турындагы әдәбият.
Дәресләрне үткәрү формалары: эшлекле уеннар, практик дәресләр, семинар-дискуссияләр, «Түгәрәк өстәл» янында сөйләшү, төркемнәргә бүленеп эшләү, редакцияләрдә булу.
Курс ике өлештән тора:
а) теорияне һәм иҗади биремнәрне өйрәнү;
ә) укучыларның иҗат эшләрен анализлау, төркемнәргә бүленеп газета чыгару, газета, журнал, радио-телевидение редакцияләрендә булу.
Гомуми таләпләр: иҗат эшләреннән, аналитик материаллардан торган шәхси иҗат папкасы, журналистиканың «алтын кагыйдәләре»н теркәп бару өчен махсус блокнот булдыру.
Иҗат эшләрен бәяләүнең критерийлары укытучы һәм укучылар тарафыннан бергә билгеләнә. Бу очракта балл системасын кулланырга да мөмкин: әйтик, бик үк катлаулы булмаган биремне үтәгән өчен — 3—5 балл, ә инде матбугат чараларында басылып чыккан язма өчен 10 балл билгеләргә була. Ярты ел дәвамында тупланган баллар нигезендә укучыга билге куела.
I бүлек. Журналистика һәм журналист һөнәре. Таныштыру дәресе
Журналист һөнәре. Информация төшенчәсе. Журналистның һөнәри сыйфатлары: гаделлек (объективлык), өлгерлек (оперативлык), түземлелек (толерантлык), аралаша белүчәнлек һ. б.
Массакүләм мәгълүмат чараларының төрләре. Газета һәм журнал. Радио- һәм тележурналистиканың үзенчәлекләре.
Интернет.
Аудитория белән эшләү үзенчәлекләре.
Аудитория — информацияне (мәгълүматны) кулланучы. Аудиторияне өйрәнү (сорашып белешү, анкета соруларына җавап язу, рейтинглар билгеләү). Аудитория белән аралашу. Җәмәгатьчелек фикерен туплау-аңлату, төшендерү, инандыру.
Журналистиканың этик-хокукый нигезләре.
Россия Федерациясенең «Матбугат чаралары турында»гы Законы. Мәгълүмат (информация) туплаганда һәм аны таратканда журналистның хокуклары һәм бурычлары. Массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы эшләрне судта карау тәртибе. Журналистның үз-үзен тотышының этик кодекслары һәм нормалары. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 7.78 KB |
-
- Караулар саны: 6721
Бастыру