Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында XX гасыр татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль буенча 9 декабрьдә) хәзерге Аксубай районының Иске Кармәт авылында туган. Шагыйрьнең туган ягында, туган авылындагы музей-йортында да бу атнада истәлек кичәләре үткәрелде. Шагыйрьнең якташлары Тукай клубы чарасында да катнашты.
Гадәттәгечә, залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Язучылар берлегенең Тукай клубы кичәләренә олысы-кечесе, күренекле язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, сәнгать осталары белән беррәттән яшь каләм ияләре, яшь артистлар да теләп йөри, кемдер чыгыш ясый, ә кемдер - тамашачы. Әле шушы көннәрдә генә биредә Г.Тукай премиясе лауреатлары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәләре, аларның дәвамчылары булырга дәгъвә иткән яшь иҗатчылар белән очрашулар оештырылган иде. Нәкъ Хәсән Туфан заманындагыча: ул да яшьлегендә әдәбият белән шөгыльләнә башлавына заманының атаклы әдипләре уздырган әдәбият кичәләренең йогынтысы зур булуын ассызыклаган.
Хәсән Туфанның тавышын саклаган аудиоязмалар бар. Анда ул әдәбият турында фикерләре белән уртаклаша, үз заманының Роберт Әхмәтҗанов, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ кебек яшь талантларын хәтта тәнкыйть утына тота. Тукай клубында узган кичәдә дә тамашачылар шагыйрьнең үзе белән очрашкандай булды - җитмеш яшенә җитеп килгәндәге Хәсән Туфан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗе бөртекләрдән берсе булган «Агыла да болыт агыла» шигырен укыды, үзенең тормышы хакында сөйләде. 1914 елда Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга килгәч, ул Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дәресләрен тыңлап, Шәехзадә Бабич оештырган әдәби-сәнгать түгәрәкләренә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлый. «Әдәбияткә миндә Галимҗан Ибраһимов кызыксыну уятты», - дип әйтә истәлекләрендә Хәсән Туфан.
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла сөйләгәнчә, кызганычка, бу аудиоязмалар архивы тулы түгел. «Мин журналист Зөмәр Гыйләҗев белән 1967 елда Хәсән ага Туфан янына барып, аны тормышы, төрмәләрдә күргәне турында сөйләргә күндердек. Сөйләгәннәрен магнитофонга яздырдык. Әмма ул 30 ел сөйләмәскә сүз бирүен әйтеп, әлеге язмаларны үзенең вафатыннан соң гына халыкка чыгарырга рөхсәт итте. Шулай итеп, өч кассета Зөмәр Гыйләҗевта сакланды, ләкин аның вафатыннан соң аудиоязмалар юкка чыкты. Миңа ул өч кассетаның берсен - әдәбиятка кагылышлы фикерләре язылган өлешен 30 ел үтеп киткәннән соң китереп бирделәр. Димәк, калган аудиоязмалар да кайдадыр саклана. Үземнең хәтердә калганнардан мин берничә тапкыр матбугатта мәкаләләр бастырып чыгардым. Төрмәдә шагыйрьне үлем җәзасына хөкем итәләр. Хөкемдарлар инде салкын диварга терәп мылтык төбәгәч соңгы мизгелдә туктап калалар... Хәсән Туфанның язмышы белән бәйле әле бик күп фактлар ачыкланып бетмәгән», - ди Рабит Батулла.
Олы тормыш юлы үткән, шахталарда, заводларда эшләгән, революция чоры күтәрелешләрен кичергән, укытучы булып балалар укыткан, узган гасырның 20нче еллар уртасыннан эчтәлек һәм форма ягыннан яңа аһәң белән татар шигъриятенә килеп кергән, репрессияләнеп уналты ел тоткынлыкта газап чиккән, әмма гомере буена халкына тугры булып калган шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә аның бай иҗади мирасын күрсәтте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова, артист Илфак Хафизов, КФУ студенты Айзилә Батырканова Хәсән Туфан шигырьләрен укыды. Композиторлар Хәсән Туфан шигырьләрен көйгә салган: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, җырчы Энҗе Шәймурзина «Киек казлар», «Тын сукмакта тал тибрәлә», «Әйткән идең» (һ.б.) җырларын башкарды. Хәсән Туфанның сәгать төзәтү генә түгел, музыкант осталыгы да булган, аның мандолинада яратып уйнаганы билгеле, ул хәтта оркестрда чыгыш ясаган. Кичәдә мандолина кылларын чиертеп музыкант Роза Әмирханова-Халитова милли моңнар яңгыратты.
ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында сөйләп, аудиоязмалар аша Хәсән Туфанның замандашлары хатирәләрен яңартты. 1956 елның җәендә Себердән тоткынлыктан кайткач, соңгы көннәренәчә Казанда гомер итә. Хәсән Туфан совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, 1966 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Шагыйрь 1981 елның 10 июнендә вафат була, башкаланың Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.
«Хәсән Туфан - Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил исемнәре белән беррәттән торучы, халыкка, туган җиренә хезмәт иткән татарның бөек улы. Нинди генә авыр вакытлар кичерергә туры килмәсен, ул һичкайчан халкына, туган җиренә, поэзиягә ышанычын югалтмаган. Аның тирән эчтәлекле лирик, публицистик һәм сатирик шигырьләре, поэмалары, балладалары классик әсәрләр булып татар шигъриятенең хәзинәсен тәшкил итәләр. Хәсән Туфан иҗатындагы темалар һаман да актауль, без аның шигырьләренә бүген дә мөрәҗәгать итәбез», - ди Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ.