Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле дуслар, татар әдәбиятын һәм мәдәниятен сөючеләр!
Бүген декабрь аеның кайсы шәхескә багышлануын хәбәр итәр вакыт җитте. Әйе, ялгышмыйсыз! "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең декабрь аен без Татарстан Язучылар берлеге белән киңәшләшеп мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанга багышларга булдык. 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә туган (унынчы бала булып!).
Әлбәттә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән без мәктәп курсында да шактый якыннан танышабыз, интернет челтәрендә дә, китапханәләрдә дә аның турында шактый мәгълүмат таба алабыз. Әмма беләбезме? Аның иҗаты һәм тормыш юлы гыйбрәтләре безнең дөньяны күзаллауга тәэсир итәр көчкә ияме?
"Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне..." - шигырь юллары ни аңлата, шагыйрь аны тормышының кайсы вакытында шулай ярсынып язган? Гаепсезгә кулга алынып төрмәгә ябылганнан соң да ничек кешелеклелекне саклап калып була да, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелерлек әсәрләр язуны ничек дәвам итеп була???
Әлбәттә, сораулар күп. 30 декабрь көнне узачак викторинада сораулар тагын да күбрәк булачак. Бары тик татар әдәбиятын иң яхшы белгән, Хәсән Туфанның тормыш юлын һәм иҗатын тирән белгән кешеләр генә җиңүгә өметләнә алалар.
Әмма хәзерге моментта шанслар бертигез, диярлек. Бер ай дәвамында бик күп әсәрләр укырга, шагыйрь турында бик күп мәгълүмат табарга һәм үзләштерергә мөмкин. Һәм Хәсән Туфан - иҗатын, тормыш юлын өйрәнерлек шәхес тә! Хәсән Туфанны укыйсың да, күзләрең ачыла, тормышка башкача карый башлыйсың.
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм әлегә татар әдәбияты белән таныша гына башлаган китап укучылар!
Сезнең барыгызга да уңышлар теләп калабыз! Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе тормышыгызда мөһим роль уйнарлык дәрәҗәле, татар дөньясының киләчәген яхшырта алырдай мөһим чарага әйләнсен иде.
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды директор, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин