Татар мәгарифе порталы
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибе турында яңа боерыкны бастырган, ул алдагы елларда гамәлдә булачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Элегрәк кабул итү тәртибе бер елга раслана иде, ә бу документ даими төстә булачак", - дип аныклап уза РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Боерык Россия Юстиция министрлыгында дәүләт теркәве узган һәм агымдагы уку елыннан гамәлдә булачак.
Анда аңлатып узуларынча, кабул итү башкарылачак нормалар ел саен үзгәреп тормаячак һәм абитуриентлар вузларга кабул ителүнең барлык нечкәлекләре турында алдан ук белеп торачаклар.
Шул ук вакытта, вузларга кабул итү турында мәгълүмат бирүнең бердәм датасы да билгеләнә: уку йортлары әлеге көнгә кадәр үзләренең рәсми сайтларында кабул итү кампаниясе турында барлык документларны урнаштырырга тиешләр. Моннан тыш, кабул итү тәртибе укырга керүчеләргә портфолио өчен өстәмә баллар (10 баллга кадәр) алу мөмкинлеген бирә.
Шулай ук, моңа кадәр көллият яки техникум тәмамлаган абитуриентлар белем бирү йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлау турында диплом нигезендә өстенлекләр алачак. "Урта һөнәри белем портфолиосы буенча вузларга керүче "профильле" абитуриентларны кабул итүнең традицион шартлары да сакланып калган", - диелгән пресс-релизда.
Моннан тыш, матбугат хезмәтендә искәртеп узуларынча, Бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңгән сәләтле укучылар өчен дипломнар элеккеге кебек бер ел гына түгел, ә дүрт ел гамәлдә булачак. "Россия Федерациясендә белем бирү турында" Федераль законына шундый үзгәрешләр кертелгән.