Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан шәһәренең Киров районы 4-нче татар гимназиясендә 2015 елның 30 октябрендә “Калфаклы сандугач – 2015” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үтте.
Көн дәвамында катнашучыларның җырлау һәм төрле уен коралларында уйнау сәләтен түбәндәге мәртәбәле жюри составы бәяләде: Айдарская Әлфия Газиз кызы – балет сәхнәсе ветераны, композитор С.Садыйкова кызы, Галиев Миңгол Вагыйз улы – Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының музыка факультеты профессоры, Татарстан Республикасының халык артисты, Якупов Мөнир Әхәт улы – җырчы, Татарстанның халык артисты, Харисов Ренат Мәгъсүм улы – Татарстанның халык шагыйре, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Сәрвәрова Лилия Илдус кызы – Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка кафедрасы җитәкчесе, Коварская Маргарита Яковлевна - профессор, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Сатиев Кирам Шәйхиан улы - баянчы, Татарстан Республикасының халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, Әхмәтов Марат Гакыйф улы - скрипкачы, консерватория профессоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Әхмәтова Лидия Алексеевна - Татарстан Республикасының халык артисты, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Мирсәет Сөнгатуллин - җырчы, Татарстанның халык артисты, Гөлнара Мурзиева - җырчы, Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге консерватория доценты, Арысланова Филүсә Тимергали кызы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм махсус буләкләр тапшырылды. Гран-при иясе исеменә Яр Чаллы шәһәре 1 нче яшьләр һәм балалар үзәгенең “Зимфиринкалар” бүлегеннән Идиатуллина Алинә һәм Хәертдинова Диләрә дуэты (җитәкчесе: Хәсәншина Зимфира Хәмит кызы) лаек булды. Дуэт С.Садыйкова көенә язылган “Җидегән чишмә” җырын башкарып җиңү яулады.