Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле порталыбыз кулланучылары!
Берничә ел буе күңелдә планлаштырып йөргән "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең, ниһаять, беренче викторинасы да уңышлы гына узып китте. Сентябрь ае халкыбызның танылган драматургы, актёры һәм публицисты Таҗи Гыйззәткә багышланган иде.
Бәйге белән танышырга шактый кеше керүе күңелне сөендерә, кайбер катнашучылардан бәйгене оештыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен дә ишеттек. Димәк, бәйгене дәвам итү кирәк, әлеге бәйге-викторина татар әдәбиятына игътибарны тагын да арттырыр, әдипләребез тарихта эзсез югалмаслар, дип зур ышаныч баглыйбыз.
Викторинада катнашырга планлаштырган кайбер кулланучыларыбызның тәкъдимәрен игътибарга алып, бәйгенең әле яңа башланып кына китүе сәбәпле, минималь баллны да әлегә бераз киметтек - кичәге викторинаны уңышлы үтү өчен кимендә 40% балл җыю кирәк иде. Әлеге күрсәткечтән югарырак балл җыючылар саны бу викторинада төгәл 20 кеше булды.
Ә иң күп баллны (80%) нибары 8 минут 52 секундта Рузилә ханым Габдрахманова җыя алды. Ул Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә китапханәче булып эшли. Һичшиксез, әлеге һөнәре һәм татар әдәбияты белән тирәнтен кызыксынуы аңа бу викторинада җиңү яуларга ярдәм иткәндер.
Без Рузилә ханымны финал турына үтүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм 2016 елның апрель аенда бәйгенең финалында көтеп калабыз. Бу викторинада җиңүе аңа башка викториналарыбызда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итми, әмма киләсе викториналарда җиңгән очракта, финалга узу мөмкинлеге шундый ук югары балл җыйган башка кешегә тапшырылачак.
Финалда аңа кемнәр көндәш булыр - әлегә билгесез. Бәлки кичәге викторинада II, III урын яулаучылардыр?! Алдагы 6 айда әле тагын 6 викторина үткәреләчәк.
Икенче урынны Кукмара районы Югары Арбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленара Гибадуллина яулады. Ул 15 минут 7 секундта 73% балл җыйды.
Өченче урында - Актаныш икенче санлы мәктәбе укучысы Айгизә Галләмова. 73% балл җыю өчен ул 21 минут 43 секунд сарыф итте.
Икенче һәм өченче урын яулаучылар да бәйгенең финалына чакырылалар (тамашачылар сыйфатында) һәм финал чарасында махсус бүләкләнәчәкләр.
Викторинада уңышлы катнашкан кулланучыларыбыз игътибарына! Викторинаны уңышлы узган һәркем сертификат сората ала, төп иганәче әлегә булмау сәбәпле сертификатлар түләүле (электрон вариантта, 100 сум) булачак. Сертификатларны тапшыру тәртибе белән якын көннәрдә таныштырырбыз, дип уйлыйбыз.
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Дүшәмбе көнне сезгә октябрь ае әдибен тәкъдим итәчәкбез. Октябрь ае дәвамында әлеге әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырга кирәк булачак, ә айның соңгы көнендә чираттагы викторина яңа җиңүчеләрне билгеләр.
Татар әдәбияты белән кызыксыныгыз, ул бик бай һәм хөрмәткә лаек! Сезне көн дә порталыбызда көтеп калабыз, безнең яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз!
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фондының директоры, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин