Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда Евгений Завойский исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.
Вице-премьер фәнни җәмәгатьчелекне сәламләде һәм яңа фәнни казанышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.
"Бу чара Россия Федерациясенең башка төбәгендә булса да, Татарстанның югары дәрәҗәдәге бүләкне тапшыру өчен мәйданчыкка дәгъва белдерүгә нигезе булыр иде. Республикада көчле фәнни-техник потенциал, сәнәгать-производство базасы үсеш алган, шулай ук инфраструктура булдырылган. Республика фәнни оешмаларының гомуми саны буенча Россия киңлекләрендә лидерлык позицияләренең берсен били", - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.
ТР Премьер-министры урынбасары, төбәкнең фәнни-җитештерү комплексы составында барлык танылган сегментлар бар, хәзер Татарстанның эксперт төркемнәре белән фәнне үстерү өчен перспективалы сценарий эшләнелә, диде. "ТР территориясендә берничә федераль тикшеренү үзәге барлыкка киләчәк. Алар безнең ил мәнфәгатьләрен глобаль фәнни-техник процессларда яклаячак. Шулай ук, әйдәп баручы университетлар белән бергә, Татарстан икътисады модернизациясе һәм реиндустрилизация процессын эшләтәчәк", диде ул.
Шулай ук, фәнни кадрларны өзлексез әзерләү максатыннан, инновацион мәгариф инициативаларын, шул исәптә балалар технопарклары сынау челтәре гамәлгә куела. Бу балаларга өстәмә белем бирүче яңа үзәкләр балалар арасында фәнни белемне популярлаштыру эшендә уңышларга ирешү мөмкинлеге бирә.
Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, дәүләт һәм бизнес 300 млн доллар бүлеп биреп, 2014 елда фәнни эзләнүләр чыгымнарын арттыру мөмкинлекләрен тапты, дип белдерде Васил Шәйхразиев. Аның сүзләренә караганда, фән һәм производствоның интеграциясе нәтиҗәләре икътисади мохитнең ни дәрәҗәдә яңа белем һәм технологияләр кабул итүчән булуыннан тора. Берничә көн элек "Иннополис" махсус икътисади зонасы беренче резидентларын кабул итте. Татарстан бөтен дөньядан инвесторлар җәлеп итү үзәгенә әйләнергә мөмкин һәм дәүләт хәзерге базар шартларында фәннең инновацион үстерү драйверларының берсе буларак чыгыш ясарга тиеш.
Быел Завойский исемендәге премияләргә Россия галиме, профессор Вадим Ацаркин һәм Италия профессоры Данте Гаттески лаек булды. Италия галиме өчен бүләкне Италия Республикасының Россиядәге консулы Джангуидо Бреддо алды.
Премия күләме 112 мең сум тәшкил итә. Ацаркин сүзләренә караганда, аның өчен акча түгел, ә хезмәтләре танылуы мөһим.
Шулай ук тантанада Казан федераль университеты ректоры урынбасары Дмитрий Таюрский, физика-математика фәннәре докторы профессор Елена Багрянская, физика-математика фәннәре докторы Алексей Калачев, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Салахов, шулай ук физика-математика фәннәре кандидаты Ләйлә Мосина чыгыш ясады.