Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уку елы башлануы сизелә: мәктәп ишегаллары гөрләп тора, төштән соң йорт тирәсендә мәктәптән кайткан балалар тавышы да ишетелә башлады. Безнең йорт янында чыр-чу килгән балаларга, күп дигәндә, 10 яшь бирергә була, күбесе башлангыч сыйныф укучылары. Алар үзара аралаша, мәктәптә булган хәлләрне кызык итеп сөйли, тыңлап торсаң, гаҗәп инде... Ә иң кызыгы: һәркайсының кулында кесә телефоны!
Бу балалар шушы телефоннар белән мәктәптән кайтып килә бит инде. Ул телефоннар минеке кебек гади генә дә түгел, берсеннән-берсе текә, кыйбатлы. Мәктәпкә телефон белән килергә ярый микән? Аларны укытучылар тиргәмиме? Мәктәптә телефон куллануны ачык рәвештә тыймыйлар, чөнки аның махсус законы юк. Шулай да кайбер мәктәпләр телефон куллануга кагылышлы аерым кагыйдәләр булдырган.
Мәсәлән, Төмән өлкәсендәге бер мәктәптә кесә телефонын куллануның түбәндәге кагыйдәләре кабул ителгән:
- Кесә телефоны һәр укучының һәм мәктәп хезмәткәренең шәхси милке булып санала. Шәхси әйберләр югалган очракта, мәктәп җитәкчелеге җавап бирми.
- Дәрес вакытында кесә телефонының тавышын сүндереп торырга кирәк. Укучыларга дәрес барганда телефоннан куллану тыела.
- Дәрестә укытучы балаларның телефонннарын җыеп алырга һәм сакларга, алар өчен җавап бирергә тиеш түгел.
- Тәнәфес вакытында телефоннарны караучысыз калдырмаска.
Казан шәһәре 13нче рус-татар мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Гөлгенә Шәйдуллина:
Быелдан яңа сыйныфны җитәкли башладым. Әлегә 3 укучыда гына кесә телефоны бар. Ә икенче сыйныф укучыларының барысы да диярлек мәктәпкә телефон белән килә. Күп очракта балалар телефонны клуб вулкан играть уйнар өчен, яисә мактану максатыннан йөртә. Кайберләре дәресләр тәмамлангач, әти-әниләренә шалтыратып сөйләшә. Әлбәттә, мәктәптә кесә телефонын куллануны тыючы кагыйдәләр юк. Әмма дәрес вакытында телефоннарны сүндереп куярга кушыла, укытучылар да телефоннарын сумкадан чыгармый.
Гөлгенә Шәйдуллина сүзләренчә, балалар телефоннарын югалту очраклары була калса дип, һәр ата-анадан җаваплылык үз өсләрендә булуы турында гариза яздырган. "Өлкән сыйныф укучылары белән башкачарак. Әйтик, укучылар дәрес вакытында телефондагы калькулятордан файдаланмасын өчен, алгебра укытучысы дәрес башланганчы һәр укучының телефонын аерым тартмага җыеп ала", – ди Гөлгенә Хикмәтулловна.
Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко исә телефонны балалар өчен зыянлы дип саный. Имеш, телефоннан сөйләшкән вакытта аннан чыккан нурланыш бала өчен бик зарарлы. Ләкин Британиянең радиологик яклау буенча милли коллегиясе (NRPB) белгечләре телефон куллану сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый дигән нәтиҗәгә килгән. Тик шуңа да карамастан, галимнәр телефонны еш кулланмаска, балаларга SMS-хәбәрләр аша гына аралашырга киңәш итә.
Телефон дигәннән, 2016 ел башында яңа iPhone 7 телефоны сатуга чыгарга тиеш. Аның нечкәлеге 6 миллиметрдан да артмаячак, ди. Яңа телефонның үзенчәлеге шунда: аның экранын блокировкадан чыгару өчен телефон хуҗасының күз салуы кирәк булачак.