Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Билет алырга басып торам. Кассир хатын шактый тупас тавыш белән ишектән кергән ир-атка эндәште:
Где вы ходите? Автобус давно уехал!
Ир кеше аптырап калды:
Ничек инде китте? 14.20-дә китә дип язылган бит, әле тагын биш минут бар.
Бу – транзит автобус. Сезнең әллә кайда йөргәнегезне көтеп торалмый ул. Сәгать икедә килде, 5 минуттан китте.
Билетта 20 дә китә дип язылган бит, – дип үҗәтләнде ир.
Кайдадыр күргәнем бар сыман иде, искә төште: район хастаханәсендә табиб булып эшләүче таҗик кешесе иде ул.
Кассир хатын, аңа янәдән усал караш ташлап, ниндидер бөҗәкне сытып үтерергә җыенган чырай белән:
Вокзалда утырырга кирәк иде билет алгач. Акчасын кире кайтармыйм. Кенәгә шоферда китте, үз кесәмнән чыгарып түли алмыйм сезнең өчен, – дип, сүзен төгәлләгәнгә санап, миңа “хезмәт күрсәтә” башлады.
Ир кеше, гаҗизләнеп, тагын бераз таптанып торды да, киләсе рейсның ничәдә буласын белешеп, китеп барды.
Кызык: чит илдә шундый хәлләр булуы мөмкин микән? Юктыр, “закун безгә нипачум” бездә генәдер ул.
Безнең ил бит бу.
***
Бер ханым кибет кассасында алган товарлары өчен түләп тора. Касса артында – яшь кенә, чибәр генә бер кыз.
Ә билбауларга ташлама юкмы сездә? Менә бу күлмәккә билбау артык булмас иде, – дип, ханым киңәш сорагандай әйтеп куйды.
Кайдан белим мин ташлама бармы-юкмы икәнлеген.
Җавап көтелмәгәнчә дорфа һәм килешсез яңгырады.
Ә гомумән, ташламалы каешлар буламы? Мин кыйммәтләрне генә күрдем. – Ханым дорфалыкка игътибар итмичә, белешүен дәвам итте.
Була. Карарга кирәк.
Ә бит азмы-күпме менеджмент нигезләрен, клиентлар белән эшләү кагыйдәләрен белгән сатучы, матур гына елмаеп:
Бездә ташламамалар бик күп. Сезнең бу күлмәгегезгә яраклылары да бар. Рәхим итеп, әнә бу (теге...) бүлектән карагыз әле, – дигәнрәк җавап бирергә тиеш иде.
Бер товар сатылмады. Бер потенциаль сатып алучының тупас мөгамәләгә кәефе кырылды.
Хәер, киресенчә булса, гаҗәпләнер идек. Безнең ил бит бу...
***
Автобуста урыным бер марҗа әбие белән янәшә туры килде. Әби бик аралашучан булып чыкты. Биш-ун минут эчендә мин аның тәрҗемәи хәленең шактыен белә идем инде. Утыз елдан артык Казанда яшәп, хәзер туган якларына кайтып урнашуы, бакчасында ниләр үстерүе, ниләр ярату-яратмавы, күршеләренең ниндирәк кеше булуы, тагын әллә ниләр турында бик теләп һәм бик тәмләп сөйләп барды әбекәй. Ялгыз гына яшәгәч сөйләшәсе килә торгандыр дип, мин дә аны җайлап кына “сүтә” бардым.
Түбән Камага җитәрәк кенә (ул шунда бара иде), марҗа әби авылларында татарларның күбәя башлавын әйтеп куйды. Кайсы татар кызын ала, кайсы татарга кияүгә чыга икән.
Һәркем үз милләте кешесе белән гаилә корса әйбәтрәк инде, – дип әйтеп куйган идем, әбекәй, шуны гына көткән шикелле:
Яратмыйм татарларны. “Наглые они”, – димәсенме?! Мин хәтта аптырап киттем. Татар икәнлегем “аксент”ымнан сизелми микәнни?!
Әнә кызыма да әйтәм. Үз урысың сиңа холкын өченче көнне үк күрсәтәчәк, ә бу татарлар йомшак җәеп катыга утырта торганнар дим. Наглыйлар. Әнә күршемнең ире – татар. Утызар чиләк бәрәңге алып китте авылдан, артканын сата икән. Үзе бер дә кайтып булышмый.
Яһүдләр шундый наглый һәм татарлар. Украиннарны да яратмыйм, алар да наглый.
Әлегә кадәр татарны басынкы, йомшак, “тешсез” дип кенә белә идем, баксаң, урыс безне әрсез – “наглый”га санап йөри икән...
Тулаем бер халыкны бер чыбыкка тезеп сөйләшүнең куркыныч нәрсә икәнлеген аңлап бетерми шул кайберәүләр.
Шагыйрь әйтмешли, “әшәке кешеләр була, әшәке халык булмый...”
***
Һәрбер халык, башка илдә яши икән, үз милләтен сакларга тырыша, яшерми. Венгр икән венгр, француз икән француз. Урыслар үзләрен яшергән бердәнбер халык. Әнә Украинада күпме урыс үзен украин дип күрсәтте. Күпме хыянәтче анда? Хәзер генә Россия кирәккән аларга...
Узып барышлый бер марҗа ханымның кызып-кызып икенчесенә “политдәрес” үткәрүен ишетеп алдым.
Ә мин татар гына, бераз читкә китсә, үзенең татарлыгын яшерә дип белә идем. Гөлия-Гулечкалар, Мостафа-Миша, Әлфия-Александралар бездә бит инде ул. Баксаң, урыслар да үзләрендә шундый чир бар дип саный икән.
Уртак Ватанның уртак “чирләре” белән чирлибез шул...