Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1 нче алып баручы.
Әй, язмыш, язмыш! Ташлама читкә, читтә сулырмын сагыштан, моңнан. Әйе, адәм баласы якты дөньга килүгә язмыш сынаулары алдында кала. Кемнең язмышы ничек язылган бит? Моны бер Аллаһы тәгалә генә беләдер. Ә бүгенге көндә мине иң авыр сынаулар үткән, бу сынаулар алдында сынмаган, сыгылмаган халкыбызның күренекле шагыйре, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли тормышы һәм иҗаты кызыксындыра.
Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен ачысын-төчесен татып үсә. Дүрт яшендә чагында әтисе авырып үлә, ә әнисе, Төньяк Кавказ якларында төрле көнлекче эшләрдә тамак ялы өчен бил бөгеп йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә кияүгә чыгып, өч баласы белән Ставрополь шәһәренә күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти Кавказда калган ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгызы торып кала.
2 нче алып баручы.
Нәбигә ятимлекнең авырлыгын, ачлыкның газабын татырга, көтү көтәргә туры килә. Аның холкы шул елларда ук чыныга башлый. 1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә, аннары Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. 1928 елда Н.Дәүли Әстерхан шәһәренә барып, совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый. Ләкин, курсантларны баш күтәргән игенчеләр фетнәсен бастырырга җибәрү сәбәпле укуы бүленеп, яңадан Донбасска кайта һәм мартен цехында шлакчы булып эшли. Шушы елларда ул Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газетага языша башлый. Хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. 1930 елда үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли. 1933-1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
1 нче алып баручы.
Хәрби хезмәтен тутырганнан соң, Нәби Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. 1937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Н.Дәүли – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мин таптым зур бәхет юлларын (шагыйрь, хикәяче, публицист, драматург Нәби Дәүлигә 105 ел тулу уңаеннан әзерләнгән сценарий) | 34.77 KB |